Район башлыгы Энгель Фәттахов призына һәм Актаныш авылының 310 еллыгына багышлап узган турнир тәмамланды.
21-23 февраль көннәрендә «Лачын» боз сараенда 2005 елгы хоккейчылар арасында турнир узды. Актаныш, Уфа, Яр Чаллы, Бөгелмә, Бакалы хоккейчылары үз көчләрен бозда сынады.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
3 урын - "Чаллы" командасы, Чаллы шәһәре,
2 урын - "Лачын" командасы, Актаныш,
1 урын - "Салават Юлаев" командасы, Уфа шәһәре.
Командаларны котлыйбыз һәм түземсезлек белән киләсе очрашуларны көтәбез!