ЧИРАТ – “ТАҢ”ДА: Рафис Миңнеханов: “ Сөт арттырам дип, малсыз кала күрмәгез!”

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Ике айга якын тәнәфестән соң, ниһаять, Актаныш районы җәмгыятьләрендә хуҗалык рәисләре катнашындагы семинар-киңәшмәләр янә җанланып китте. Эшләнгән эшләрне күрсәтүне, тәҗрибә уртаклашуны алмаксат итеп куйган шундый очрашуларның бу елга тәүгесе “Таң” ҖЧҖ базасында гамәлләштерелде. Семинар район башлыгы  Энгель Фәттахов рәислегендә үтеп, аның эшендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, идарә белгечләре катнашты.

“Таң” хуҗалыгы – бүгенге көндә районның терлекчелек һәм игенчелек тармакларын әйдәп баручы җәмгыятьләр сафында. 15 елдан артык “Таң” белән идарә иткән Рафис Миңнеханов хуҗалыкның проблемаларын да, уңай якларын да кулындагы биш бармагы кебек белә, чөнки  җәмгыятьне конкурентлыкка сәләтле, аягында нык басып торырлык шушы дәрәҗәгә җиткерүдә аның өлеше әйтеп бетергесез зур. Еллар дәвамына сузылган алсыз-ялсыз хезмәт, тәвәкәллек белән ирешелгән уңышлар бу.

“Таң” хуҗалыгының биләмәләре шактый мәйданда урнашкан. Шул рәвешле, ул Иске Җияш, Теләкәй, Такталачык халкын ашлы да, эшле дә итеп тора. Семинар барышында хуҗалык җитәкчеләре өч бүлекчәдә дә булып, биредәге хезмәт шартлары, башкарылган эшләр белән якыннан таныштылар.

 “Таң” хуҗалыгы 2016 елда районга беренчеләрдән булып Венгриядән 128 баш нәселле тана кайтартуга иреште. Читтән мал кайтартуның сәбәбе, әлеге дә баягы, сөт күләмен арттыру максатына барып тоташты ул чакта. Куркып кына тотынылган эш дәвамлы булды - 2018 елда хуҗалык тагын алып кайтты венгр таналарын.  Туклануга бик тә  талымлы, климат шартларына сизгер малкайларны чит илдән  алып кайтып, алардан Актаныш маллары ясауга алынуны  тәвәкәллек дими, ни дисең тагын?

Нәселле малларны уртак торакка кертмәү белән дә отышта калды  хуҗалык. Алар өчен Иске Җияш авылында шактый еллар буш торган торакларны яңарттылар, бозаулату бүлеге, яшь бозаулар өчен аерым урыннар сафка басты.

Тора-бара нәселле таналар сыерга әверелә торды, аларның бозауларыннан яңа таналар үсеп җитте – бүген инде “Таң”ның Иске Җияш бүлекчәсендә 500 баш Венгрия маллары исәпләнә.

- Үзебезнекеләргә әйләндереп бетердек инде без аларны. Ияләштеләр. Әмма сөт токымлы малкайлар барыбер ашауга талымлыкларын югалтмады. Күп итеп сөт савам дисәң, ашату күбрәк кирәк аларга, - ди Рафис Фәрих улы.

Бүлекчәдә тагын 400 баш терлеккә торак төзелеп бетеп килә. Семинарда катнашучылар аны да күздән кичерде. Гомумән, тормыш кайный биредә. Иң мөһиме, Иске Җияш бүлекчәсендәге маллар лейкоз авыруының ни икәнен дә белми, алар тулысынча чиста. Киләчәктә исә рәис “Таң” хуҗалыгында асралучы барлык терлекне дә бу авырудан чистартып бетерүне максат итеп куя. Бу – җәмгыятьнең беренчел бурычы. Икенче бурыч, билгеле, сөт җитештерүдә үз позицияләрен ныгыту.

- Бүгенге көндә сөт җитештерүчәнлегебез кимрәк. Яшермим. Читтән мал алып кайтып кына артмый ул сөт. Монда инде үз хаталарыбыз, үз кимчелекләребез бар, шуларны төзәтергә исәп, - дип, бу урында үз фикерен белдерде Рафис Миңнеханов.

Ә “Таң”ның  сөт җитештерү буенча планнары зурдан. Хуҗа үзе 20 тонна сөткә чыгуны максат итеп куя.

- Пенсиягә киткәнче ул күрсәткечкә чыгачакмын мин. Өстәвенә, хөкүмәт тә, пенсия яшен арттырып, миңа ярдәм итеп тора, - дип, ярымшаяртып билгеләп үтте Рафис Фәрих улы. Белгечләрнең фаразы буенча, инде бер ай ярымнан сөт савуда сизелерлек уңай динамика көтелә.

Теләкәй һәм Такталачык  бүлекчәләрендә дә семинарда катнашучыларга өлге итеп алырлык уңай тәҗрибә шактый күп иде. Шул ук терлек тораклары, амбарлар,  машина-трактор парклары – алар елдан-ел замана таләпләренә туры китерелеп төзекләндерелә.

Узган ел Теләкәй бүлекчәсендә өр-яңа ашлык киптергечне сафка куюга ирешкән алар, Такталачыктагысыннан күпкә көчлерәк корылмага зур өметләр баглый хуҗалык.

Такталачык бүлекчәсендәге паркта соңгы елларда аеруча  уңай үзгәрешләр булдырылган. Ташландык хәлгә килгән зур бер мәйданда бүген техника ремонты өчен биналар ремонтланган, алар җылытыла, хезмәт сакланышына да игътибар зур биредә.

Мондый төр семинарларның асылын тәшкил иткән терлек азыгы анализы да һәр бүлекчәдә аерым ясалды. Терлек ашатуда хуҗалыкның артык хилафлыклары сизелми, әмма алга карап эш йөрткән җәмгыятьнең төзәтәсе хаталары, кертәсе үзгәрешләре юк түгел.

Аларга вакытында ирешеп барсалар, бу кадәр мөмкинлекләргә ия хуҗалык өчен 20 тонна сөткә чыгу бернинди дә проблема тудырырга тиеш түгел.

Бүгенге көндә “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов төп игътибарны малларның сакланышына юнәлтү яклы, чөнки  сөттән кергән керемгә алданып, хуҗалык шактый сыер малыннан колак каккан: малларны чамадан артык ашату  аларны аяксыз калдырган.

- Сөтне арттырам дип тырышып, малсыз да калып була. Сөтне күп ашату түгел, дөрес тукландыру бәрабәренә арттырга кирәк, - ди, бу юнәлештә чыгымлы тәҗрибәсе булган рәис.

Семинарга йомгак Такталачык бүлекчәсенең савым сыерлары тораганда ясалды. Биредә өр-яңа савым залы булдырылган. Район башлыгы Энгель Нәвап улы аның белән дә якыннан танышты.

Гомумән, “Таң” хуҗалыгы киләчәктә дә терлекчелек һәм игенчелек юнәлешләрендәге эшчәнлеген тагын да үстерү, камилләштерүгә йөз тота. Соңгы елда гына да хуҗалык 30 миллион сумлык техника алган – семинарда катнашучылар алдында Рафис Фәрих улы аларга аерым тукталды. Рәис үз хуҗалыгының башыннан үткән хата-ялгышларын да кат-кат искәртте:

- Иң мөһиме, сез бу ялгышларны үзегездә кабатламагыз!- диде ул, рәистәшләренә мөрәҗәгать итеп.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International