«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» Х Республика яшьләр форумына гаризалар кабул итү башланды. Иң яхшы проектларның авторлары аларны гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр грант ярдәме алачак.
Форумда 14-30 яшьтәгеләр, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр катнаша ала.
Форум яшьләргә үзләре һәм үз проектлары турында бөтен республикага белдерү һәм ТР Хөкүмәтеннән һәм потенциаль инвесторлардан ярдәм алу мөмкинлеге булачак.
Гаризалар түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә: «Архитектура территориясе», «Мәдәният һәм сәнгать территориясе», «Игелек территориясе», «Инновацияләр территориясе», «Кече ватан территориясе», «Гражданлык җәмгыяте территориясе», «Эшмәкәрлек территориясе», «Спорт территориясе», «Ситуация үзәкләре элементлары территориясе» һәм «Куркынычсызлык территориясе».
Гаризаны 1-нче мартка кадәр сайтта http://forumtatarstan.com/ тапшырырга мөмкин. Форумның финалы май аенда узачак.