“ЛАЧЫН”НАР БИРЕШМИ: “Алтын алка” Бөтенрәсәй бәйгесендә- 3 урын

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

12-17 февраль көннәрендә Башкортстан Республикасының Салават шәһәрендә "Алтын алка" бөтенрәсәй авыл хоккей командалары ярышы узды.

16 команда арасында 2005 елгы "Лачын" командасы өченче урынны яулады.

Рәсәйкүләм бәйгедә “Лачын” егетләренең исемнәрен иң яхшылар арасында игълан иттеләр.

Гомәр Шәмсунов-“Иң яхшы уенчы”,  Михаил Сергеев “Иң яхшы һөҗүмче” булып танылды.

Команданың остазы- Риф Нурмеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International