15 гыйнвар көнне Актаныш районы, 25 форма-киңәшмә кысаларында, 2019 елга нәтиҗә ясады. Узган елның 12 ае дәвамында җирлек башлыклары үз эшчәнлегенә бәя алды. Ул берничә мөһим күрсәткечнең анализы буенча билгеләнде. Үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны – болар барысы да җирлек башлыгының эшчәнлегенә объектив нәтиҗә ясаучы факторлар.
Еллык йомгактан күренгәнчә, тынычлык символы булган пар күгәрчен өч җирлеккә икешәр тапкыр “кунган”. Мондый бәхеткә Усы (җирлек башлыгы - Зиннәт Әхмәев), Иске Айман (җирлек башлыгы - Марсель Әхмәтханов), Кәзкәй (җирлек башлыгы - Мәхтүмҗан Хөрмәев) җирлекләре ия булган. Түке,Иске Байсар, Мәсәде, Иске Сәфәр, Югары Яхшый, Такталачык җирлекләре дә елның бер аен күгәрченле булып уздырган. Кызганычка каршы, 12 ай дәвамында бер генә тапкыр да югары күрсәткечләргә ирешә алмаган җирлекләр саны шактый. Инде 2020 елда калган җирлекләрнең эш күрсәткечләре дә югары бәягә лаек булсын иде дигән теләктә калабыз. Ел әле башланды гына – өметләрне чынга ашырырга вакыт күп. Өстәвенә, район башлыгы Энгель Фәттахов җирлек башлыкларының эшчәнлеген чагылдырган критерийларга үзгәрешләр кертеләчәк дип ышандырды. Иң мөһиме, җирлекләрдәге эшчәнлек халыкның яшәешен реаль уңай якка үзгәртер өчен тормышка ашырылсын иде, күз буяу өчен түгел!