25 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Пар күгәрчен көтеп ятмыйк, берләшик тә алга атлыйк!

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Яңа елга аяк баскач, гадәттәгечә, тарихның бер бите булып теркәлгән елга нәтиҗә ясала. 15 гыйнвар көнне Актаныш районы да 2019 елны йомгаклап, 12 ай дәвамында  теркәлгән югалту-табышларын барлады.

Сүзем туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлекне  анализлаучы  25 форма-киңәшмә хакында. Шактый еллар дәвамында Актанышта айга бер тапкыр авыл башлыклары, мәктәп директорлары, гомум-гамәли һәм участок табиблары, полиция вәкилләре очрашып, районның кай тарафтан кай  тарафка юл алуын  ачыклый.

Кызганычка каршы, соңгы елларда юл тоткан тарафыбыз  күңелгә әллә ни өмет шыткылары салмый – берара хәтта тирән упкынның төбенә төшәбез кебек тоела. Ел йомгакларына багышланган 25 форма-киңәшмә дә күңелдә оялаган бу шикне арттырып кына җибәрде.  Районның демографик торышы буенча  упкынга төшеп җиткәнбез бит, җәмәгать, барып ук терәлгәнбез...

2020 елга Актаныш 30 154 кеше  белән аяк басты. Әмма 473  райондашыбызны узган елда калдырырга туры килде. Аларның ничәсе ир-ат, ничәсе хатын-кыз икәне хакында мәгълүмат булса, комаучауламас иде дә соң, фикерем бу хакта түгел.  Менә шушы кадәр кешенең гамәл дәфтәре 2019 елда мәңгелеккә ябылган, ел эчендә 500гә якын кабер казылган, шуның кадәр үлем турында таныклык тапшырылган дигән сүз бу. Куркынычмы? Куркыныч шул!

2019 елда үлүчеләр саны туучыларныкын ике тапкырдан күбрәккә артып киткән - ел эчендә Актаныш районында нибары  212 бала туган. Демографик кризис дигәннәре, мөгаен, шушы була торгандыр. Юкса, районда бала табу яшендәге 5 477 хатын-кыз исәпләнә. Исәпләнүен исәпләнә дә, әмма аларны бала табарга мәҗбүр итү хокукы берәүгә дә бирелмәгән. Нәсел-нәсәбеңне арттырырга, беренче чиратта, теләк кирәк дип беләм. Халыкның теләге туарлык яшәү һәм эшләү шартлары  тудыру – монысы инде менә ил җитәкчелегенең мәҗбүри бурычы.  Бу уңайдан район башлыгы Энгель Нәвап улы залда утыручыларны РФ президенты Владимир Путинның  Федераль Җыенга җиткергән юлламасыннан төп яңалыкларны ирештерде.

Иң сөендергәне – бала алып кайтырга теләк туар кебек! Россиядә гамәлдә булган ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озынайтыла. Алай гына да түгел, Ана капиталы моңа кадәр икенче балага гына бирелгән булса, хәзер гаиләләр беренче бала тугач ук әлеге мөмкинлектән файдалана алачак. 2020 елга кадәр Ана капиталының күләме 466 мең сумнан артык иде. Хәзер исә әлеге сумма 150 смуга арттырылып, 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк. “Илнең киләчәге балалар туу мәсьәләсен хәл итүгә турыдан-туры бәйле. Шуңа да 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларга пособие түләүне кертергә тәкъдим итәм. Сүз уңаеннан, 2020 елның 1 гыйнварыннан”, - дигән фикере дә җиткерелде Ил башлыгының.

Билгеле, демографик ситуацияне тамырдан уңай якка үзгәртү өчен гаилә коручылар санын арттыру зарур. Бу юнәлештә дә район шактый аксый: 2019 елда 132 гаилә төзелгән булса, 75 пар никахларын рәсми төстә таркаткан.  Моның сәбәбе нидә? Шушы ачыкламый торып, вәзгыять үзгәрер кебек тоелмый.

Киңәшмә барышында чәчне үрә торгызырлык берничә сан яңгыратылды: шуларның берсе - 2019 ел эчендә Актаныш районында 83 эш яшендәге кешенең  бакыйлыкка күчүе. Бу, узган ел белән чагыштырганда, тугызга артык. Үлем сәбәпләренә килгәндә, беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары булса, икенче урында – тышкы факторлар. 83 үлемнең 20се шундый. Декабрь аенда гына да 8 хезмәт яшендәге райондашыбызны җир куенына иңдергәнбез. Иң күп үлем очрагы Яңа Әлем җирлегендә теркәлгән – биредә бер айда 3 кеше вафат булган, Иске Айман, Иске Богады, Татар Суыксуы, Чалманарат, Актанышбаш авылларыда берәр кеше вакытыннан алда гүргә кергән.

Районның баш табибы Айдар Хәев һәр үлем очрагына аерым тукталып, үлем сәбәпләрен яңгыратты.

Кызганычка каршы, вафат булучылар арасында шактый еллар дәвамында хәмер белән дуслык җепләрен өзмәүчеләр бар. Декабрь аенда Карт авылында яшәүче берәүнең үлем сәбәбе итеп метил спирты белән агулануы теркәлгән.  Залда моңа шикләнеп караучылар да табылды. Шикләнерлек тә, ни өчен дигәндә, метил спирты белән агуланып үлү очрагының районда күптәннән теркәлгәне булмаган. Әмма Айдар Хәев бу сәбәпне үзе уйлап чыгармаган  - үлем сәбәбен  суд-медицина экспертизасы раслаган. Кешенең сүзенә каршы килүе әллә ни авыр булмаса да, фактларга каршы барып булмый.

Замана афәтләренең саф татар районына үтеп керүе дә көтелмәгән аяныч нәтиҗәләрен бирә башлады. Районда теркәлгән бер үлем очрагы моның ачык мисалы. СПИД диагнозы куелган мәрхүм районның үлем статистикасына шактый тискәре йогынты ясаган. Шунысы аяныч, элегрәк кинолардан гына күреп белгән бу чир белән хәзер күзгә-күз очрашырга туры килә. Монысы инде ахырзаман галәмәте.

Ай саен җирлекләрдә кулланылган алкоголь күләмен күрсәтеп, җирлек башлыкларын “кара яндыра торган” “почетлы” слайд еллык нәтиҗәдә, ни сәбәпледер, чагылыш тапмады. Әллә аның объектив түгеллегенә инанылды, әллә еллык кулланылган хәмер күләмен зур бер залга яңгырату “урынлы” түгел иде – аңлашылмады.  Хәер, 12 ай буе литр санап утырып кына әллә ни майтара алмадык шул -  эчәсе кеше барыбер әмәлен тапты. Юкса, эчүнең үз артыннан нинди фаҗигаләр ияртергә сәләтле икәнен быел аеруча анык аңладык: кечкенә генә Әҗәкүл авылында бер ел эчендә өч кеше фаҗигале төстә вафат булды. Дөресрәге, өч кеше үтерелде! Игътибар!!! Сүз бер-берсен белгән авылдашлар хакында бара. Ни өчен моңа юл куелган?  Татар авылында кешеләр  бер-берсенең гомерен кыя икән, монда ай саен җыелып утыру нигә кирәк соң ул? Сүз уңаеннан, Татар Суыксуы авыл җирлегенә караган Карт авылында метил спирты белән агулану очрагына район башлыгы кат-кат әйләнеп кайтты. Әгәр кеше хәмер куланып җан-тәслим кыла икән, димәк, аның якын-тирәдә чыганагы бар. Шикне эчке эшләр бүлеге дә ел буе ачыкларга тырышты – нәтиҗәсе генә күренмәде. Шулай да Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия ханымның бу юнәлештә, үзе әйтмешли, әкрен генә тикшерү алып бара башлавы күңелдә өмет чаткылары уятты. Бердәм тотынсак, кем белә,бәлки районны бу ләгънәттән чистартып та булыр.

Җирлекләрдә төрле контингент халык яшәвен һәркем белә. Алар, нинди генә булса да, үзебезнекеләр. Бер генә адәм баласын да, районның гомуми күрсәткечләрен боза дип кенә, күршеләргә озатып булмый. Анысын төшенә башладык. Тик менә киңәшмәдә  җаны күккә иңгән мәрхүмнәрнең кайсы җирлеккә каравын ачыклау өчен башлыкларның шактый тавышка керүен кабул итеп  булмады. Җирлек башлыгын да аңларга була – кеше  шушы җирлеккә теркәлгән, әмма монда яшәмәгән. Алай гына да түгел, аның турында бернинди мәгълүмат та юк. Тик ул вафат булгач, аның үлеме шушы җирлек статистикасына теркәлә. Нәтиҗәдә, мәрхүм эш яшендә булса, җирлек район эчендәге рейтинг  баскычыннан түбәнгә мәтәлли. Йә, кемгә ошый мондый борылыш? Яңа Әлем җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова мондый очракка декабрь аенда ике тапкыр тап булган! Әмма үлгән икән, үлгән инде -  берәү кайда туып, кайда үләсен алдан планлаштырмый, сез сүзләнгәнгә генә кире дә кайта алмый ул – аннан кайтучылар хакында ишетелгәне юк. Мәрхүмнең рухы тыныч булсын – иң мөһиме шул.

Утырышта чәчне үрә торгызырлык икенче факт – ел эчендә 15 райондашыбыз яшәү белән алыш-бирешне үз теләге белән, бауга менеп ясаган. Декабрь аенда Иске Богады авыл җирлегендә яшәгән 88 яшьлек бабай да тормышын шул рәвешле чикләгән. Ходай биргән гомер шул дәрәҗәдә озын тоелганмы аңа – билгесез. Җирлек башлыгы Илсур Филис улы бу трагедиягә артык гаҗәпләнмәгән кебек тоелды: “Өч попытка ясап караган иде инде ул”, - дип, үрә тора алмый калган соңгы чәчне дә  торгызды. Битарафлыкмы бу яисә проблемага  салкын акыл белән карауга омтылуы?

Районның демографик торышы хакындагы хисап    үз эченә авыр гаиләләр буенча динамиканы да алган иде. 2020 ел башына Актаныш районы буенча  90 авыр гаилә исәптә тора, аларда 191 бала тәрбияләнә. 2019 ел башы белән чагыштырганда, саннар үсештә. Бер ел элек 78 гаиләдә барлыгы 169 бала булган. Декабрь аенда  бу контингентка тагын  ике гаилә өстәлгән – алар Иске Кормаш һәм Иске Байсар җирлекләрендә хасил булган.  Мондый гаиләләрнең  даими ачыкланып торуында район балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эшчәнлегенең тиешле дәрәҗәдә эш оештыруына турыдан-туры бәйле.

Юкса, кайбер җирлекләрдәге кебек, ул комиссияне кәгазьдә генә теркәп куеп, артык борчылмый гына яшәргә дә мөмкин бит. Эзләп йөрмәсәң, авыр гаиләләрнең комиссиягә  үзләре килеп кермәячәгенә иманыбыз камил. Әмма, мөхтәрәм җәмәгать, монда бала язмышлары ята, шуңа күрә дә бу юнәлешне үз агымына гына калдырырга ярамый. Яшереп калдырылган  авыр гаиләләрдә зур фаҗигаләр килеп чыкмасын дисәк, кул даими пульста торырга тиеш. Хәер, районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе шушы принципны девиз итеп алган да инде. Алар көтеп утырмый, ә үзләре җирлекләргә чыга. Комиссия членнарының яңа ел, кышкы каникул чорлары да балаларның иминлеген саклап үткән. Шунысы сөенечле, бу чорда районда авыр гаиләләр катнашында гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. Билгеле, комиссия составында балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторның булмавы җаваплы хезмәттә шактый авырлыклар китереп чыгарган. Бу нисбәттән район башлыгы Энгель Нәвап улы бу проблеманы 2020 елда  чишеләчәк дип ышандырды. КДН комиссиясендә погонлы тәртип сакчылары булу мәҗбүри, чөнки комиссия  авыр гаиләләрдә көтеп алынган “кунак” түгел.

Район балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе ел эчендә 23 утырыш үткәргән, шуларның алтысы – күчмә, сигезе киңәйтелгән форма алган. 2019 елда 139 протокол төзелгән булса, узган ел аларның саны 40 кына.  Арада 27се -балаларга тиешенчә тәрбия бирмәү матдәсе буенча.  Бу күрсәткеч авыр гаиләләргә игътибар кимегән дигән сүз түгел, ә фәкать эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән элемтә булмауның тискәре нәтиҗәсе.

Актаныш районында 9 гаилә “социаль куркыныч” дигән статус йөртә. Җирлекләр буенча карасак, кара исемлекнең башында Актаныш авылы тора, биредә 3 гаилә шушы исемлеккә кертелгән.

Социаль яктан куркыныч  гаиләләр белән беррәттән  райондагы авыр гаиләләрне контрольдә тотуда сигнал карталары да әһәмиятле роль уйный. Вакытында күреп, кисәтү ясалган очраклар балаларның гомерләрен саклап калуга да зур йогынты ясый. Саннарга күз салсак, 2019 елда  сигнал карталары 59 тапкыр куркыныч барлыгын “хәбәр иткән”. Нигездә, районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә алар эчке эшләр, мәгариф, социаль яклау һәм опека бүлекләреннән юлланган.

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү  комиссиясе рәисе Ләйсән Нурлыева ел дәвамында кулга-кул тотынышып эшләгән авыл җирлекләрен аерым атап, аларга рәхмәт сүзләре ирештерде. Киров, Чалманарат, Иске Байсар, Такталачык, Иске Кормаш, Актаныш җирлекләре шулар сафында. Моңа кадәр Актаныш авылының  КДН комиссиясе бөтенләй эшләми дип телгә алынып килсә, соңгы арада биредә  уңай динамика күзәтелә башлау – өметле фал.

Сүз уңаеннан, 25 форма-киңәшмәдә янгын куркынчсызлыгы проблемасы да мөһим мәсьәләләр рәтендә каралды. 2020 елда Актаныш районы барлык күпфатирлы һәм шәхси йортларга сигнализаторлар куюны бурыч итеп билгели.

- Янгынга каршы хәрәкәт дәвам итәчәк. Бер генә кешегә дә мондый җайланма артык түгел. Үзебезне үзебез сакларга өйрәник”, - диде бу уңайдан район башлыгы.

Гадәттәгечә, киңәшмә барышында полиция тармагы да,  үзәк хастаханә дә, районның опека һәм попечительлек бүлеге дә үз эшенә хисап тотты. Рәмилә Зәкирҗанова гаиләләрдә тәрбияләнүче ятим һәм караучысыз балалар, аларның социаль составы хакында бәян итте.  

Бу юлы 25 форма-киңәшмә кысаларында Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Риф кызы җирлектәге авыр гаиләләр белән оештырылган эшчәнлек хакында тәҗрибә уртаклашты.

Мәсәде айлык утырышларда бу юнәлештә һәрвакыт яшел занада барды – чөнки район дәрәҗәсенә чыгарылган авыр гаиләләр теркәлгәне булмады җирлектә. Баксаң, җирлекнең эчке контролендә 4 ялгыз ир-ат исәпкә куелган икән. Аның берсен шушы көннәрдә Пучы картлар һәм инвалидлар йортына озатканнар.   Калганнарын җирлектә булдырылган хатын-кызлар советы контрольдә тота, дип ышандырды башлык. Бу нисбәттән,  урамда йоклап ятканнарын йортларына илтеп куюдан тыш,  конкрет нинди эшләр башкарылуы хакында гына төгәл мәгълүмат ишетелмәде.

Бу урында алдагы 25 форма-киңәшмәләрдә чыгыш ясаячак җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итәсе килә: чыгыш тәҗрибә уртаклашу хакында куелган икән, регламентта билгеләнгән вакытны авылдагы кеше санын, ел буе башкарылган гомуми эшләрне санауга сарыф итмәсәгез иде. Әгәр сезнең тәҗрибә район дәрәҗәсенә чыгарылган икән – ул якын киләчәктә бөтен районның демографик үсешендә уңай чагылыш табарга этәргеч бирергә тиеш.

Җирлекләрдә оештырылган төрле комиссияләрнең, советларның эшчәнлеге дә күз буяу өчен кәгазьдә генә алып барылмасын иде. Алайса кайчак комиссия исемлегенә кертелгән кешеләр үзләре бу хакта беләме икән, дигән шик туа. Бу фикерләрне, хөрмәтле җирлек башлыклары, тәкъдим рәвешендә кабул итсәгез иде -  алайса кайберләрегез рәнҗү белән “куркыта” бит ...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International