КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта ике республиканы берләштергән "Урал Лигасы"ның тәүге финал уеннары бара (+ФОТОЛАР)

2019 елның 21 декабре, шимбә

Актаныш районында волейбол спортына зур игътибар бирелә. Быел безнең районда үткән “Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннарында Актаныш командасының чемпион калуы да моңа ачык мисал.

2018 елның декабрь аенда Актаныш районы бу спорт төрен үстерү  юнәлештә тагын бер ныклы адым ясады – Башкортстан республикасының Дүртөйле, Илеш, Бакалы районнары белән волейбол буенча ир-ат командалары арасында иптәшләрчә лига төзү буенча килешү төзеде.

Шул рәвешле, ике чиктәш республиканы берләштергән тәүге лига – “Урал  лигасы” гамәлгә куелды. Агымдагы елда лига составына  кергән өч район территориясендә волейбол ярышлары оештырылып, һәр турнирда җиңүчеләр билгеләнде.

Лиганың беренче этабына февраль аенда Илеш районында старт бирелсә, икенче этапны апрельдә  Дөртөйле кабул итеп алды. Октябрь аенда чират Бакалы районына билгеләнгән булып, өч турнирда да җиңүгә Актаныш  районы командасы иреште. Бүген исә “Урал Лигасы”ның дүртенче – финал этабы волейбол командаларын Актанышның “Батыр” спорткомплексына туплады.

Лиганың тәүге финалы ачылышында Татарстан Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов, район башлыгы Энгель Фәттахов, районның волейбол федерациясе рәисе Ильяс Мирзаяновлар катнашты.

Мансур Зәки улы  бүгенге турнирның волейбол спорты өчен әһәмиятен билгеләп үтте, аның киләчәгенә зур өметләр баглады.

- Волейболчылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш кертәләр. Актанышта да, бөтен республикадагы кебек үк, волейбол хәрәкәтен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән энтузиастлар яши», - диде ул.

Энгель Фәттахов исә киләчәктә турнирның географиясен киңәйтү юнәлешендә хәрәкәт итәргә кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International