Актаныш авылыннан 1995 һәм 1991 елгы ике егет белән беррәттән ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына Илеш районында гомер кичерүче 1992 елгы граждан да эләккән. Алар, мөгаен, барысы да шактый вакытка машина йөртү хокукыннан колак кагарлар. Кемдер өчен бу уйланырга сәбәп булыр дип ышанасы килә.
Көн саен юлларда үлем белән тәмамланган фаҗигаләр теркәлеп тора. Аларның сәбәбе, нигездә, кеше факторына барып тоташа. Болай да кискен торган ситуацияне исерек хәлдә машина йөртүчеләр тагын да катлауландыра. Юлларда – кеше гомерләре! Эчкән хәлдә руль артына утырганчы менә шул хакта уйлансагыз иде, хөрмәтле юл йөрү хәрәкәтендә катнашучылар!