2019 елның 14 декабреннән 20сенә кадәр аралыкта Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлегендә 55 хәбәр теркәлгән. Атна дәвамында 2 җинаять эше, 7 административ эш кузгатылган.
Җинаять эшләренә тукталсак, алар түбәндәгеләр:
- 21 октябрь көнне Актаныш – Пучы – Бүләк юлының дүртенче километрында Актаныш авылында яшәүче 2000 елгы машина йөртүче, куркынычсыз тизлек хәрәкәтен сайламау сәбәпле, машина идарәсен югалта һәм юл читенә төшә. Нәтиҗәдә, 1979 елгы граждан авыр тән җәрәхәтләре ала.
- 29 июнь көнне Актаныш авылында яшәүче 1992 елгы райондашыбыз, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән була торып, кабат исерек хәлдә руль артында хәрәкәт иткәндә Актаныш авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Әлеге факт буенча 19 декабрь көнне бу гражданга карата җинаять эше кузгатылды.
Башка теркәлгән хәбәрләр буенча:
- 20 декабрь көнне Актаныш – Пучы юлының Шәрип авылы борылышы янында Куян авылында яшәүче 1998 елгы хатын-кыз машина белән идарәне югалта һәм юл читенә төшеп китә. Нәтиҗәдә, 2000 елгы Такталачык авылы егете авыр тән җәрәхәтләре ала.
Атна эчендә исерек хәлдә җәмәгать урынында йөрүчеләргә карата – 4, ялган хәбәр белән махсус хезмәткәрләрне чакыртубуенча -2, административ чикне бозу факты буенча 1 беркетмә төзелгән. Шулай ук бу чорда 83 юл-транспорт хәрәкәтен бозу очрагы һәм 13 юл һәлакәте теркәлгән.
Бу хакта Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлеге хәбәр итә.