Актаныш районы хуҗалыкларында, кышкы чорга әзерлекне тикшерү максатыннан, семинар-киңәшмәләр дәвам итә. Шундый чараларның чираттагы бүген, 6 декабрь көнне, “Саф” хуҗалыгы базасында гамәлләштерелде. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән чарада хуҗалыкны борчыган проблемалар уртага салып сөйләшенде.