Актаныш районында фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә.
2 декабрь көнне район мәктәпләренең VII – XI сыйныфларында белем алучы 132 укучы җәмгыять белеме фәне буенча үз белемнәрен сынадылар.
Олимпиадага йомгак, гадәттәгечә, укучылар белән бергә ясалды. Укытучы-экспертлар биремнәрнең башкарылышына анализ ясап, җиңүчеләрне атады.
Бу юлы да сыйныфлар буенча нәтиҗәләр аерым чыгарылды. Муниципаль этап җиңүчеләре белән беррәттән призер фәнсөярләр дә хөрмәтләнде. Аларга котлау сүзләрен һәм грамоталарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ирештерде.
VII сыйныфлар арасында җиңүче итеп Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Азалия Закирова танылды (укытучысы – Р.З. Могътазирова). Актанышның икенче санлы мәктәбеннән Рузилә Гайнетдинова, Азалия Хәбибшина (укытучылары Э.З. Моталлапова), Нурсолтан Басыров (укытучысы Р.Р. Басырова), Богады мәктәбеннән Энҗе Арсланова (укытучысы Р.Г. Җәмилова) – призерлар сафында.
VIII сыйныфлар арасында абсолют җиңүче титулы Актанышның икенче санлы мәктәбе укучысы Гомәр Шәмсуновта. Шушы ук белем бирү йортыннан Мансур Закирҗанов, Зәйнәп Акмалова (укытучысы – Э.З. Моталлапова), Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Рәфинә Закирова, Миләүшә Фәйзуллина (укытучылары – Р.З. Могътазирова), сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары Алсу Әсәдуллина, Йосыф Гыймазов (укытучысы М.М. Абдуллина), Татар Суыксуы мәктәбеннән Җәлил Әюпов (укытучысы З.Х. Латыйпова), Иске Айманнан Гүзәл Вахитова (С.Р. Гатауллина) призерлар.
IX сыйныф укучылары арасында җәмгыять белеме фәне олимпиадасында җиңүче булып Татар Суыксуы мәктәбеннән Аделина Муллаянова танылды (укытучысы З.Х. Латыйпова). Призерлар: Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Гөлия Мокыймова (укытучысы Р.Н. Сафиуллин), сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Эльвира Ганеева һәм Сәлимә Галәветдинова (укытучылары М.М. Абдуллина).
X сыйныфлар арасында олимпиада җиңүчесе - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Раил Ибраһимов (укытучысы М.М. Абдуллина). Татар Суыксуы мәктәбеннән Рузия Бикмөхәммәтова (укытучысы З.Х. Латыйпова) призер.
Җәмгыять белеме фәне буенча үткән олимпиаданың муниципаль этабында XI сыйныф укучылары арасында абсолют җиңүче - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Сөмбелә Хөҗҗәтова (укытучысы М.М. Абдуллина). Призерлар исемлегендә: сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары Алия Сәфиуллина, Әнвәр Агумов (укытучылары М.М. Абдуллина), Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Азат Газизҗанов, Камилә Арсланова (укытучылары Р.Н. Сафиуллин), Татар Суыксуы мәктәбеннән Лиана Солтанова (укытучысы З.Х. Латыйпова).