Данис Гәрәев Татарстан Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Актаныш районының 6 нчы механикалаштырылган күчмә колоннасын 22 ел җитәкләгән Данис Гәрәев Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Хөкүмәт бүләген Данис Фәнис улына Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов оешма-предприятие җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә тапшырды. Изге теләкләрен юллаганда Энгель Нәвап улы җитәкченең, оешманың хезмәтенә югары бәя бирде, киләчәктә уңышлар теләде. Данис Гәрәев алга таба да республикада хөкүмәт программалары ярдәмендә төзелеш эшләре тукталмасын, иде дигән теләген җиткерде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә хезмәтен зурлап бәяләгәннәре өчен рәхмәт әйтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International