- Безгә бернинди ярдәм кирәкми, кирәк булса, үзебез ярдәм итәбез, - дигән инвалид кешене күргәнегез бармы? Кәзкәй авылында яшәүче Хәтирә Имамова район Җәмәгатьчелек советы әгъзаларының “Нинди мохтаҗлыгыгыз бар?” – дигән сорауга әнә шулай җавап бирде..jpg)
Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, инвалидлар ункөнлеге якынлашканда, Кәзкәй авылындагы инвалидлар оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар.
Кәзкәй авыл җирлегендә 46 мөмкинлеге чикләнгән кеше яши. Аның 22 се - Тыңламас, 24 е Кәзкәй авылында гомер итә. I төркем инвалидлар - 2, II төркем - 23, III төркем 18 кеше. Арада урын өстендә ятучылар, балачактан сау булмаганнар һәм балалар да бар. Рейд вакытында Сәмәния Фәрдиева, Мәхиян Ибраһимов һәм Хатирә Имамова гаиләләре яшәгән йортларда булдык..jpg)
Бер атна элек кулын сындырган Хатирә апа. Үзе III төркем инвалид. Саулыкка туя алмаган улы Ирек белән гомер итүче апа, хәлен белешүчеләр булганга сөенеп, бар тормыш юлын сөйләп тә бирде. Яшьли Украинага барып урнаша Хатирә, шунда гаилә кора, бала үстерә. Моннан 14 ел элек II төркем инвалид улы Ирек белән иренең туган ягына кайта, төп нигездә яши башлыйлар. Өйләре җылы, якты, су кергән, кер юу машинасы, электр чәйнеге эшләп тора. Бәдрәф тә өйдә. Барлык уңайлыклар бар. Ирек маллар асрый, сыерны үзе сава, тавыклары да бар. Авылдагы социаль хезмәткәр Римма Хөрмәева килеп өйләрен җыештырып китә.
Әни кешегә олы хөрмәтне Саматовлар гаиләсендә дә күрдек.
85 яшьлек Сәмәния Фәрдиева кызы Гөлчәчәк белән кияве Рәдис тәрбиясендә. Биш ел элек Сәмәния апа альцгеймер авыруына дучар була, бер елдан артык аягына баса алмый-йөрми, утырып, я ятып тора.
Әнисенә даими күзәтү кирәк булгач, Гөлчәчәк, эшеннән алты айга вакытлыча ял алган. Чөнки эш урыны Актанышта, көн дә узгынчы машиналарга утырып эшкә йөргән. Башка туганнары да әниләрен карарга ярдәм итәләр. Бер абыйсы махсус матрас алып кайткан, ансыз һич булмый. Хәрәкәтсезлек, бер як белән генә ятып тору тән чиләнүгә китерә. Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова яраларны нинди дарулар белән эшкәртү турында киңәшләр бирде. Сәмәния апа - олы йөрәкле ана. Тол калган өч балалы иргә кияүгә чыга ул, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсләм абый белән тагын дүрт бала үстерәләр. Бүген балалар кайгыртуында яши. Хастаханәдән памперслар даими бирелә. Коляска белән тәэмин ителгән. Җәен балалары коляскага утыртып, урамга алып чыгалар. .jpg)
III төркем инвалид Мәхиян абый Ибраһимов янында да булдык. Аяклары авырта аның. Әмма авыруыннан зарланырга яратмый. Хатыны Рәйханә апа белән бик матур яшиләр, бәхетле картлыкларын каршы алган көннәре.
Балалары Актанышта яши. Атна ахырында кайтып, хәл белеп китәләр. Группада булса да, Мәхиян абый социаль пакеттан баш тарткан. Сәбәбен ул болай аңлатты:
- Баштарак социаль пакетка язылган идем. Ай саен Актанышка, хастаханәгә барып даруга рецепт алу - миңа, аягы авырткан кешегә бик авыр булды, баскычтан менәргә, төшәргә кирәк. Минем даими эчә торган даруларым юк. Ә акчасына кирәкле сылау даруларын алам, файдаланам.
Ибраһимовларга район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова социаль пакетның өстенлекләре турында сөйләде..jpg)
Сау-сәламәт кешеләр дә тормыштан зарланган чорда Кәзкәй авылында яшәүче әлеге гаиләләрнең язмыш авырлыкларына бирешмичә, күтәренке кәеф белән гомер итүләре мактауга лаек. Рейд барышында Җәмәгатьчелек советы әгъзалары инвалидларның әлеге сыйфатларына уңай бәя бирде. Тормышны, кешеләрне яратып яшәгәндә, авыру артка чигенә, каршылыклар да әллә ни зур тоелмый.