Татарның моң патшабикәсе Әлфия Авзалова истәлегенә Актаныш гимназиясендә интерактив музей ачылды

2019 елның 30 ноябре, шимбә

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатта, Актанышта ул кабатланмас үзенчәлеккә ия музей. Музей, чыннан да, гадәти түгел. Биредә Әлфия Авзаловага кушылып җырлап, ул йөргән юллардан узып, аның тормышы белән яшәп тә була.
- Әлфия Авзалова музее ачылган гимназиядә районның гына түгел, Татарстанның, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән җыелган балалар укый. Алар бирегә ана телендә белем алырга килә. Бу балалар татар телен генә түгел, аның мәдәниятен, сәнгатен, шулай ук Әлфия апа кебек бөек шәхесләрен белеп үсәргә тиеш. Әлфия Авзалова моңнарында тәрбияләнгән буын тәртипле, тәүфыйклы булачак, укуында да уңышларга ирешәчәк, - диде Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов.


Энгель Нәвап улы, Актанышта Мәдәният паркында Актанышта туып-үскән, танылган әдәбият-мәдәният әһелләренең сыннары куелуын искә алды. Мәдәният паркында якташ җырчыбыз Әлфия апага да һәйкәл куелачак, дип белдерде.
Интерактив стильдә эшләнгән яңа музейның ачылу тантанасында Казан(Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты. Ул Әлфия Авзалова белән Казанда бер йортта яшәвен, шуңа күрә аның белән якыннан таныш булуын да әйтте:
- Без балаларны төрле музейларга йөртәбез. Ә бу музей балалар укый һәм яши торган гимназия- интернатның үзендә төзелгән. Балаларның үзебезнең милли традицияләрдә тәрбияләнүе мөһим. Республикабыз, халкыбыз горурлыгы булган шәхесләрне яшь буын белеп үсәргә тиеш. Әлфия Авзалова әти-әниләрнең күренекле замандашы иде, безнең дә яраткан җырчыбыз булды. Ул чын мәгънәсендә халык җырчысы иде. Бөек булса да, гади булды. 
Музейда Әлфия Авзалованың тормышын чагылдырган фотографияләр, концерт афишалары белән беррәттән, яшь чагында төшерелгән аклы-каралы фильм-клипны да карарга мөмкин. 70 нче еллар радиоалгычыннан Әлфия апаның җырлары яңгырый, телевизордан концерты күрсәтелә. Бөек җырчының ике концерт күлмәген гимназиягә "Туган як" музее тапшырган. Кызлары Әлфия Авзалова яшәгән фатирдагы сәгатьне бүләк иткән. Тагын бер заманча яңалык - интерактив караокэ. Бөек җырчы репертуарындагы җырлар арасыннан теләгәнеңне сайлап аласың да интерактив караоэкега кушыласың. Бэк-вокалны Әлфия апа үзе башкара. Яшь буынны татар халык җырлары белән таныштыру, милли моңнарга мәхәббәт тәрбияләүдә отышлы ысул бу.
Заманча музей Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән төзелә. Барлык чыгымнар 3 миллион 600 мең сумны тәшкил иткән. Шәхси эшмәкәр Алмаз Мортазинның “Стройком” төзелеш оешмасы һәм “Дисплей-Арт” компаниясе барлык эшләрне сыйфатлы башкарган. Гимназия директоры Рузилә Гарипова республика, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә һәм музейны булдыруда ярдәм иткән Татарстан Республикасы Милли музей хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International