Казан федераль университеты белән Актаныш районы арасында үзара хезмәттәшлек килешүенә кул куелды

2019 елның 30 ноябре, шимбә

Бүген – 30 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районына Казан федераль университетының 215 еллыгы уңаеннан уку йортының фәнни десанты килде. КФУ укытучылары интерактив мәйданчыкларда IV-XI сыйныф укучылары белән эшләде.

Ректор Илшат Гафуров район мәдәният йортында IX-XI сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары алдында “Безнең Alma materга -215” дигән темага чыгыш ясады.

Актаныш гимназиясендә Илшат Гафуров  район башлыгы Энгель Фәттахов белән мәктәп директорлары өчен “Мәгарифтә лидерлык” укыту программасына старт бирделәр. Икенче ел инде Актаныш районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен лидерлык дәресләре оештырыла, яңа проектлар эшләнә, XXI гасыр мәктәбе куйган максатларга ирешеп, укыту методикасы камилләштерелә.

 Шушы көннәрдә генә республика делегациясе составында Финляндиядә белем күтәрү курсларында укып  кайткан Энгель Фәттахов та “Мәгарифтә лидерлык”укыту  программасына старт биреп, лидерлык дәресендә чыгыш ясады, дөнья югарылыгында мәгариф системасының үзгәреш кичерүе  турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Илшат Гафуров та үзенең уңыш формуласы белән уртаклашып, мәктәп директорларын кайнап эшләргә, ялкынланып яшәргә чакырды.

Бу көнне Казан(Идел буе) федераль университеты белән Актаныш муниципаль районы арасында үзара хезмәттәшлек килешүенә кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International