Ноябрьнең соңгы көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә ике яшь пар гаилә булып теркәлде. Шул рәвешле, агымдагы айда районда тугыз яңа гаилә барлыкка килде. Ел дәвамында аларның саны 124не тәшкил итә.
.jpg)
Бүген теркәлгән гаиләләрнең берсе - Әюповлар. Такталачык авылы егете Тимур Әюпов үзенә гомерлек ярны - Алсинә Мансур кызы Сабированы Мөслим районыннан сайлаган.
.jpg)
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әюповларны гаиләләренең тәүге бәйрәме белән тәбрик итеп, аларга беренче уртак документларын - язылышу турындагы таныклыкны тапшырды.
.jpg)
Яшь гаиләнең сөенечен аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары уртаклашты. Көз аеның соңгы көнендә теркәлгән гаиләгә парлы бәхет, ныклы сәламәтлек, балалар куанычы телибез.
.jpg)