Кулланучы хокукларын яклау: Чемоданны ничек дөрес сайларга?

2019 елның 30 ноябре, шимбә

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре туристик сәфәрләргә  чемодан сайлауга ярдәм итәрдәй гади генә кагыйдәләр әзерләде. Әлеге кагыйдәләр һәм тәкъдимнәрне истә тотсагыз, сәфәрегез өчен бик тә уңайлы чемодан сайлап алачаксыз.

▪ Чемоданның күләмен һәм хакын бәяләгез: җитештерүче абруеның игълан ителгән бәягә туры килү-килмәвен билгеләргә тырышыгыз. Чемоданның күләменә игътибарлы булыгыз: барлык әйберләрегезне дә сыйдырырлыгын сайлап алыгыз. Юкса, тагын берничә кечкенә сумка кирәк буласын белеп торыгыз.

▪ Чемоданның материалына игътибар итегез. Нейлон һәм полиэстер җепселләрдән тукылган материал дым тартудан, пычрану һәм сыдырылудан “курыкмый” (су үткәрми торган тышча белән капланган чемоданны сатып алу хәерлерәк). Тимер вагы белән пластиктан эшләнгән чемоданның каркасы нык булса да, материалы бик тиз сыдырыла - бозыла. Ә менә титан вагыннан торган пластик сыдырылмый да, яньчелми дә.

▪ Көпчәкләре бер генә күчәрдә урнашкан чемоданны алмаска тырышыгыз. Һәр көпчәк бер-берсенә бәйсез рәвештә әйләнергә тиеш. Ә инде иң яхшысы – дүрт көпчәклесе.

▪ Чемоданнарның модельләре төрлечә булырга мөмкин. Әмма һәр модельнең иң мөһим характеристикасыннан берсе – тоткычларының ничек урнашуы һәм сыйфаты. Күпчелек очракларда чемоданнар бер телескопик шудырма тоткыч һәм тукымадан яки пластиктан эшләнгән ике тоткыч белән тәэмин ителә. Шуңа күрә чемодан сайлаганда, һәр тоткычның кулга иплеме-юкмы икәнен тикшереп карагыз.

▪ Молния һәм каптырмаларына игътибар итегез: пластик молнияле чемоданнарга өстенлек бирү яхшырак, чөнки ул тимеренә караганда чыдамрак, һава температурасына да бирешмәүчәнрәк.

▪ Бикләренең ни дәрәҗәдә ышанычлы булуын барлагыз. Сүз уңаеннан, чемоданнарның кыйммәтле, сыйфатлы модельләрендә гадәттә берничә бикнең күздә тотылуын: берсенең – код буенча, калганнарының ачкыч белән бикләнүен искәртеп узарга кирәк. Кодлы элмә йозаклы чемодан сатып алганда, тагын шундый ук бер-ике йозак хәстәрен күреп куярга тырышыгыз. Элмә йозак ватылса, шундук запасына алыштыра алачаксыз.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International