2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
"Актаныш муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә кабул итү түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17.
"Актаныш муниципаль районы" муниципаль берәмлеге компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
-Инфраструктура объектларын төзү;
-Җир буенча сораулар;
-Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар;
-Социаль-мәдәни билгеләнештәге һәм җирле әһәмияттәге башка мәсьәләләр.