РСФСР Югары Советының 1991 елда кабул ителгән карары нигезендә, 30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Илебез елъязмасына күңелләрне өшетерлек вакыйгалар да уелып калган. Шуларның берсе - репрессия еллары. 1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә "кара тамга" тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла, үзәкләргә үтәрлек кимсетелү, җәберләүләргә дучар ителә, сабыйлар әти-әниләреннән тартып алынып балалар йортларына таратыла. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да "халык дошманы" булып яшәргә, газаплар, түбәнсетелүләр эчендә янарга туры килә.
Сәяси репрессия корбаннарын бары тик 1954 елда гына реабилитацияләү башлана. Әмма бу эш 1960 елда туктатыла һәм кабаттан 1980 еллар азагында гына яңартыла. Ниһаять, тарихи дөреслекне торгызырга һәм кешеләргә якты исемнәрен кире кайтарырга мөмкин була.
Бу көнне илнең төрле почмакларында истәлекле чаралар, җыелыш һәм митинглар уздырыла. Актанышта бу тарихи датаны иртәгә - 31 октябрьдә билгеләп үтәчәкләр. Чара Җиңү паркы каршында митинг белән башланып китеп, “Игелек үзәге”ндә түгәрәк өстәл артында дәвам итәчәк.