Басу патшабикәсе- кукуруза культурасын игүнең үз серләре бар. Савым сыерларының сөт бирүчәнлеген, сөтнең майлылыгын арттыруда әлеге культураның башкалар белән чагыштырганда өстенлекләре бик күп. Шуңа күрә дә район авыл хуҗалыкларына кукуруза мәйданнарын киңәйтү бурычы куелды. Алдагы атна сишәмбесендә технологик техникум базасында кукуруза үстерү буенча, ТР "Агрохимсервис" җәмгыяте белгечләрен чакырып ,укулар оештырылачак. Хуҗалык рәисләре, агроном, инженерлар- барысы 60 хезмәтчән бу укуларга тартылачак. Шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә консультация бирәчәк.