27 октябрь көнне Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш 22 утырышы узды. Көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды:
- Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасарын сайлау турында;
- Актаныш муниципаль районында юл-транспорт һәлакәтләренең торышы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында;
- Актаныш муниципаль районының 2012-2014 елларга коррупциягә каршы Комплекслы район программасына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
14 октябрьдә булып узган өстәмә сайлауларда Түке авыл җирлегеннән район Советына депутат буларак сайланган И.Бариев район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары итеп депутатлар тарафыннан утырышта бертавыштан сайлап куелды. Ул үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.
Икенче көн тәртибе буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.И.Гариповның һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Р.И. Мөхәммәтҗановның чыгышлары тыңланды һәм Актаныш муниципаль районында юл-транспорт һәлакәтләренең торышы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында мәгълүматны искә алырга; Татарстан Республикасында кабул ителгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тээмин итү программасы нигезендә муниципаль район программасын әзерләп, анда юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә тээсир итәрлек чараларны чагылдырырга; Совет утырышларында районда юл-транспорт һәлакәтләренең торышын һәрьяклап анализлап барырга һәм 2013 ел бюджетында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чараларга финанс чыганаклары карарга дигән карар кабул ителде. Көн тәртибенең өченче мәсьәләсе буенча муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе А.М.Әһлетдинова чыгыш ясады.