Актаныш муниципаль районының иң яхшы предприятиеләре

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе

Актаныш муниципаль районының иң яхшы предприятиеләре 27 октябрьдә узган 9 айлык нәтиҗәләргә йомгак ясау киңәшмәсендә билгеле булды. Төп чыгышны киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.Гыйләева ясады.  Иң көчле өч урынга ия булучылар  җитештерү кереме, бер хезмәткәргә туры килүче уртача хезмәт хакы, район бюджетына күчерүдә бурычлар булу-булмавы, Пенсия фондына акча күчерү критерийларына нигезләнеп бәяләнде.

Агросәнәгать комплексын тәэмин итүчеләр һәм сәнәгать предприятиеләре арасында

I урынны “Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖ,

II урынны     «Актаныш Агрегат  заводы» ЯАҖ, 

 III урынны  "Актанышагропромснаб " ҖЧҖ алды.

       Сәүдә, җәмәгать туклануы, транспорт, элемтә, полиграфия һәм ТКХ  предприятиеләре арасында урыннар түбәндәгечә:

I  урында – Актаныш РУЭС,

II урында Актаныш типографиясе ҖЧҖ,

III урында – «Актаныш АТП» ААҖ.

Капиталь төзелеш  предприятиеләре арасында

беренчелекне “ПМК 4” ҖЧҖ,

II урынны - «ТМСиБ» ҖЧҖ,
III  урынны  - «Актаныш юллары» ҖЧҖ яулады.

Авыл хуҗалыгы  предприятиеләре арасында иң-иңнәр булып  «Нур Баян» исемендәге ҖЧҖ,  «Әнәк» а/ф һәм «Нур» ҖЧҖ табылды.              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International