Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы социаль яклау бүлегенә яңа җитәкче- Гөлназ Хуҗахмәтова куелды. Гөлназ Фирдәвис кызын коллективка башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәкъдим итте. Тәкъдим итүдә район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров та катнашты.