ЯҢА СУЛЫШ: Актаныш технология техникумына яңа җитәкче билгеләнде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрьдән  Актаныш технология техникумы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча Ландыш Җәүдәт кызы Шәмсунова башкарачак.

Яңа җитәкчене ресурс үзәк коллективына район Советы рәисе Энгель Фәттахов шәхсән үзе тәкъдим итте.

Энгель Нәвап улы райондагы бердән-бер махсус урта белем бирү йортының әһәмиятен ассызыклады һәм,  шул ук вакытта,  техникум эшчәнлегенә саллы үзгәрешләр  кертергә кирәклегенә басым ясады.

Нәкъ менә район башлыгының тырышлыгы белән технология техникумына капиталь ремонт ясалды, аның укыту системасы, юнәлешләре тамырдан үзгәртелде, педагогик состав белемле, тәҗрибәле хезмәткәрләр белән тулыланды. Ябылу дәрәҗәсенә барып җиткән техникум өчен әлеге үзгәрешләр яңа сулышка тиң булды. Бүген биредә тулы канлы тормыш кайный, 371 студент белем ала, әмма бу чик түгел.

- Инде яңа уку елында студентлар тагын бер яңа һөнәр үзләштерә башларга тиеш. Күп кенә һөнәрләр юкка чыга, алар урынына яңалары барлыкка килә – белем бирү системасы бер урында гына тормый. Актаныш технология техникумы бу үзгәрешләргә  әзер булып торырга тиеш, - дип, педагогик состав алдына җитди бурычлар куйды район башлыгы.

Өстәвенә, техникум авыл хуҗалыгында хезмәт куючы кадрлар өчен кыска вакытлы курслар оештыру юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара. Киләчәктә бу тармак тагын да зуррак алгарыш кичерергә тиеш.

- Техникум – район өчен бик җаваплы уку йорты. Димәк, белем бирү сыйфатын да югары дәрәҗәдә тоту шарт. Сыйфатлы белем бирелмәсә, ата-аналар балаларын бирегә укырга китермәячәк - шуны аңлагыз. Киләчәктә технология техникумы  барлык таләпләргә туры килгән махсус урта белем бирү йорты булырга тиеш. Студентлар да биредә белем алу өчен конкурс аша сайлап алына башлар, - дип, үз фикерен җиткерде Энгель Нәвап улы.

Мондый югарылыкка ирешер өчен, билгеле, коллектив көчле җитәкчелек астында хезмәт куярга тиеш. Район башлыгы Актаныш технология техникумы директоры вазыйфаларын башкарачак Ландыш Шәмсуновага бу нисбәттән ныклы ышаныч белдерде.

- Белеме буенча Ландыш Җәүдәт кызы – педагог. Җитәкчелек сферасында тәҗрибәсе бар. Алга куелган максат-бурычларга  ирешә алачагыгызга шигем юк, - диде ул, яңа җитәкчене коллективка тәкъдим иткәндә.

Энгель Фәттахов, яңа директор белән берлектә,  техникумның эшчәнлеге белән дә танышып чыкты, өйрәтү остаханәләрендә булып, уку йортының техник базасын карады, таләп ителгән яңарышларны тормышка ашыруда ярдәм кулы сузачагын да искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International