Медицинадагы заманча мөмкинлекләр: авыл кешесенең гомерен ничек озынайтырга?

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Авыл кешесенең  гомерен ничек озынайтырга? Баш миендәге кан әйләнешендә кискен тайпылышлар булганда авыру 4,5 сәгать эчендә кан тамырлары үзәгенә китереп җиткерелергә тиеш.

Авыл кешесенең  гомерен ничек озынайтырга? Коронография үтү өчен 2019 елның 10 аенда 66 райондашыбыз Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә алып барылган. Баш миендәге кан әйләнешендә кискен тайпылышлар булганда авыру 4,5 сәгать эчендә кан тамырлары үзәгенә китереп җиткерелергә тиеш. Быел район табиблары оперативлык күрсәткән, 52 авыру нәкъ шушы вакыт эчендә Чаллыга алып барылган, узган елга караганда бу сан 15кә артык. Аортокоронар шунтирлау, стентирлау кебек заманча медицина ярдәме күрсәтү дә райондашларның гомерен саклап калган. 25 форма-киңәшмәдә үзәк хастаханә табибы Айдар Хәев бу хакта горурлык хисләре белән сөйләде. Киңәшмәгә җитәкчелек итүче район башлыгы Энгель Фәттахов “Без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез, бер генә райондашыбыз да ярдәмсез калмасын, кирәксә, шәхсән үземә мөрәҗәгать итегез!”- диде.

 Медицина никадәр алга китте дисәк тә эш яшендәгеләр үлеме хафага сала. Октябрь аенда гөрләтеп яшәрдәй 4 райондашыбыз  якты дөнья белән хушлашкан. Йөрәк- кан тамырлары авыруыннан- 2, онкологиядән-1, тышкы сәбәпләр аркасында-1. Энгель Фәттахов   бу авыруларны дәвалаган табиблардан хәлнең торышын сорады. Яңа Кормашның гомумгамәли табибәсе Рифа Ибраһимова, Татар Суыксуы участок табибәсе Наилә Әминова, Актанышныкы Кадрия Трегулова, Ахунныкы Альберт Сафиуллин, Түке табибы Ләйлә Могътазировага күрсәтелгән ярдәмнәр буенча җавап тотарга туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International