Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының дәүләт милкенә урман фонды җирләрен кайтару турындагы таләпләре канәгатьләндерелде

2019 елның 18 октябре, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының дәүләт милкенә 4 мең квадрат метрдан артык урман фонды җирләрен кайтару турындагы таләпләре канәгатьләндерелде.

Табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан тикшерү барышында җирле үзидарә органнары тарафыннан гомуми мәйданы 4450 кв м  булган урман фонды җирләрен өлешчә биләп, җир кишәрлекләре барлыкка килү факты ачыкланды.

Хокук бозулар белән бәйле рәвештә, прокуратура тарафыннан Казан шәһәренең Идел буе район судына 4 дәгъва гаризасы бирелде.

Суд карарлары белән прокуратура таләпләре канәгатьләндерелде, бәхәсле җир кишәрлекләренә муниципаль берәмлек милке хокукы юк дип танылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International