Актаныш районыннан бу көзгә 50 ләп егет хәрби хезмәткә алыначак.
18 октябрь көнне Актанышта «Яшьлек» мәдәни үзәгендә Ватанны сакларга әзер булачак солдатлар өчен хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды. Аларга илебезнең барлык төбәкләрендә диярлек хезмәт итәргә туры киләчәк.
«Яшьлек» мәдәни үзәгендә Ватанны сакларга әзер булачак егетләр белән район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, Актаныш районында Мобилизация эшләре буенча башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов очрашты.
Мари Суыксу авылы егете Алгиз Камалетдиновка Актанышта хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә бүген тантаналы төстә хәрби хезмәткә чакыру тапшырылды.