Россия Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хәбәр итә:
Район элемтә үзәгендә планлы рәвештә үткәрелүче төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, бүген район буенча чыбыклы телефон элемтәсе эшләми. Хәлиткеч очракларда кәрәзле телефон аша Россия Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге кабул итү бүлмәсенә
8-937-580-46-64 телефоны аша, үзәк хастаханәгә 8-927-497-80-16 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үз участок полицияләренә, фельдшерларына шәхсән яисә кәрәзле телефоннары аша мөрәҗәгать итә алалар.