Яшьләр уйлый, эшли, тәҗрибә уртаклаша, иҗат итә

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе

ТР Аграр Яшьләр Оешмасы форумы  20-23 сентябрь көннәрендә республика яшьләрен җыйды. Бу форум быел 3нче тапкыр оештырылып, анда республикадан 37 район, 50 гә якын яшь белгеч жыйналды.

Игенчеләр Сараенда яшьләрнең пленар утырышы узды. ТР Аграр Яшьләр оешмасы җитәкчесе М.Заһидуллина җитәкчеләр һәм район активистлары белән берлектә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, килэчэккэ киләчәккә планнар билгеләнде.

Өч көн дәвамында яшь активистлар «Сосновый бор» санаториясендә яшәп, тренинглар  комплексы программасы нигезендә танышу, туплану, команда оешу, профессиональ, менталь һәм коммуникация сыйфатларын үстерүдә тәҗрибә туплады-уртаклаштылар. Тренинглар югары квалификацияле белгечләр ярдәмендә үткәрелде.  Биредә катнашучылар коллектив өчен мөһим кыйммәтләр: «команда»ны аңлау, лидер эзләү, командада эшләү серләре белэн таныштылар. Кичен исә «Төнге Дозор», төнге ориентир уенында күңел ачтылар.

 Форум кысаларында яшь активистлар «Социаль проект нигезе» курсын үзләштерделәр. Алган тәҗрибәне активистлар үз җирлекләрендә тормышка ашыра алачаклар.

Барлык форумда катнашучылар да курс үтүгә сертификат белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International