Яшь комбайнчылар конкурсына йомгак ясалды

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе

28-29 нчы сентябрьдә Кукмара аграр көллияте базасында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесен данлыйбыз” республика конкурсы үтте. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы инициативасы буенча “Бердәм Россия” партиясе һәм ГТРК “Татарстан” ярдәме белән уздырылды.

Җиңүчеләрне котлау ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, Кукмара муниципаль районы башлыгы Равил Рәхматуллин катнашында үтте.

Призлы урыннарга түбәндәгеләр ия булды:

1.     Николай Григорьев  (АФ «Восток», Зәй);

2.     Илнур Галиуллин («Восток», Кукмара);

3.     Диларис Мөхәмәтшин («Таң», Актаныш).

Барлык катнашучыларга Мактау грамоталары һәм махсус призлар бирделәр. Призлы урыннар алган яшь механизаторлар конкурссыз Казан дәүләт аграр университетының бюджет бүлегенә керү өчен сертификатлар белән бүләкләнде.
http://agro.tatarstan.ru/ мәгълүматларыннан файдаланылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International