Бүген Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-Министры И.Халиков, муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасарлары, оешма җитәкчеләре, хуҗалык рәисләре, район Советы һәм башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре, район прокуроры, район суды рәисе, район Советының 50 депутатыннан 47 депутат, шулай ук, Президент аппараты һәм Министрлар кабинетының, Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Башка эшкә күчү сәбәпле, Актаныш муниципаль район Башлыгы, муниципаль район Советы рәисе һәм район Советы депутаты вазыйфаларын вакытыннан алда туктату турында;
2. Муниципаль район Башлыгы вазыйфаларын башкаруны йөкләү турында;
3. “Актаныш муниципаль районының почетлы гражданины” исемен бирү турында.
ТР Премьер-министры И.Халиков үз чыгышын Энгель Фәттаховка рәхмәт сүзләреннән башлады: “14 ел эчендә бик күп эш эшләнгән, район үзе дә, үзәге дә чәчәк ата. Сезнең эшегез, алып барган сәясәтегез мактау-хуплауга лаек. Тырыш хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәтләремне җиткерәм. 14 ел – тарих өчен бик кыска вакыт. Шул арада Актанышта бассейн, боз сарае, башка күп спорт һәм социаль объектлары төзелде.
Җитәкчеләр күп, район башлыклары, министрлар... Әмма үз эшенә, туган ягына шул кадәр бирелгән кеше буларак, башка беркемне дә аерып әйтә алмас идем. Без Энгель Нәвап улы белән 25 елдан артык яхшы таныш. Аның башында һәрчак идеяләр бөтерелә, ничек тә кешегә ярдәм итү теләге яши”,- диде Илдар Шәфкать улы. – “2012 елның 1 октябреннән башлап, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Энгель Нәвап улы ТРның мәгариф һәм фән министры булып эшли башлады. Мәгариф өлкәсендә эшләүдән дә катлаулы тармак юк. Монда ялгышырга ярамый. Без озак уйлану, фикерләшүләрдән соң, нәкъ менә аның кандидатурасына тукталдык. Хәлиткеч сыйфатлар буларак, аның үз эшен, үзе тарткан тармакны һәрчак алга чыгарырга омтылуы, эшен һәрчак җиренә җиткереп башкарырга тырышуы зур роль уйнады”,- дип, ни өчен әлеге вазыйфага нәкъ менә Энгель Нәвап улын сайлауларына ачыклык кертте. Шунда ук, сүзен дәвам итеп, район башлыгы урынына да кандидатура тәкъдим итте: “Әлбәттә, монда – районда күп еллар дәвамында алып барылган эш дәвамчанлык сорый. Шуңа күрә, аның эшен дәвам итәрдәй кандидат буларак, без район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевны күрәбез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, алга таба да уңышлар!”,- дип изге теләкләрен ирештерде И.Халиков.
Актаныш муниципаль районының социаль-икъдисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен, Актаныш муниципаль район башлыгы Фәттахов Энгель Нәвап улына “Актаныш муниципаль районының почетлы гражданины” исеме бирелде.
Утырышта хуҗалык, җирлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре исеменнән “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Р.Сәлихҗанов, Пучы җирлеге башлыгы Ә.Зарипов, “ПМК 9” оешмасы җитәкчесе Ә.Шакиров һәм районның көч структуралары җитәкчеләре Энгель Фәтаховка тырыш, нәтиҗәле хезмәте, үзара матур мөнәсәбәттә бергә эшләгән еллар өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, алдагы эш урынында уңышлар теләделәр, истәлек бүләкләрен тапшырдылар.
Утырыш ахырында Энгель Фәттахов сүз алды: “14 ел гомер озын кебек тоелса да, бик тиз үтте дә китте. Бер команда булып тупланып эшләдек, рәхмәт сезгә!
Татарстан Республикасы Президенты, хөкүмәтенә рәхмәт - яңа вазыйфага тәкъдим иткәнегез, ышанып тапшырганыгыз өчен! Мин эшне җиренә җиткереп эшләргә яратам, кулымнан килгәнчә булдырырга тырышачакмын. Мәгариф тармагы минем өчен чит тармак түгел. Шуңа күрә, бүген биредә һәммәгез алдында ирешелгәннәрдән артка чигенмәскә, алга карап эшләргә дип сүз бирәм”,- дип белдерде тантаналы рәвештә Э.Фәттахов. Әлбәттә, алга корган планнар, ниятләнгән, башкарып чыгасы күп эшләр кала, элекке район башлыгы алар өчен борчылуын да яшермәде: “Эшлисе күп эш кала – беренче чиратта авыл хуҗалыгы. Актаныш – ул авыл хуҗалыгы районы, аның төп яшәү чыганагы, кереме – авыл хуҗалыгыннан. Әлеге тармакны тагын да үстерәсе, күтәрәсе бар. Шулай ук, төзелеш, спорт өлкәсе, мәдәният, мәгариф тармагы. Һәр тармакта да безнең бүген реформалар бара, бигрәк тә, мәгариф тармагында. Әмма төп бурыч – без сәламәт һәм белемле балалар үстерергә тиеш. Шул нисбәттән, үземнән торганын эшләрмен дип ышандырып калдырам”,- диде Энгель Нәвап улы.