29 сентябрь көнне якташыбыз, СССРның атказанган спорт мастеры Ф.Шәемов призына мәктәп укучылары арасында Актанышның “Бүләк” урманы янында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Бәйгеләрдә барысы 29 мәктәп командасы, 216 укучы катнашты.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 урынны Күҗәкә мәктәбе яулады. 2 урында Әтәс, 3 урында Яңа Кормаш мәктәбе.
Урта мәктәпләрнең кече сыйныф укучылары командалары арасында 1 урынны Актанышның 1 санлы мәктәбе, 2 урында Актанышның 2 санлы мәктәбе, 3 урында Пучы мәктәбе алды.
Урта мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары командалары арасында 1 урынны Актанышның 2 санлы мәктәбе, 2 урынны Актанышның 1 санлы мәктәбе, 3 урынны кадет мәктәбе командасы яулады.
Җиңүче командалар Кубок, медаль, Мактау грамотасы һәм волейбол туплары белән бүләкләнде.
“Алтын көз” дип аталган әлеге бәйге районыбызда 2009 елдан уздырыла. Фирдәвис Шәемов аны оештыру, үткәрүдә үзе дә актив катнаша. Инде 70 яшенә якынлашучы бу спортсөяр җан әле бүген дә яхшы формада. Шунда ук өлкәннәр арасында да оештырылган бәйгедә ул быел янә беренче килде.
Фирдәвис Шәемов бәйгеләрдә шәхси беренчелектә призлы урыннарга лаек булучыларга медаль һәм Мактау кәгазьләрен, теләкләрен теләп, үзе тапшырды. Шулай ук, районыбыздан чыккан билгеле шәхесләр, иганәче буларак, ярышларны уздыруда ярдәмнәрен күрсәткәннәр. Аларның бүләкләре – футбол туплары да үз ияләрен таптылар. Бәйгеләрне оештыру, үткәрү, массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуда ярдәм күрсәткән кешеләргә, балаларны спортка тарту, югары нәтиҗәләргә ирешүдә зур тырышлык куйган спорт тренерларына да Фирдәвис ага рәхмәт әйтеп, бүләкләрен тапшырды. Аның үзенә исә Актаныш муниципаль район Башкарма комитетыннан И.Бариев “Актанышның 300 еллыгы” медален тапшырды.