22-28 сентябрь көннәрендә Самара өлкәсе Кинель Черкассы шәһәрендә шахмат буенча Бөтенрәсәй ярышлары узды. Әлеге зур мәртәбәле бәйгедә Актаныш районыннан остаз Ф.Галимов җитәкчелегендә 8 укучыдан гыйбарәт команда Бөтенрәсәй чемпионнары исеменә лаек булдылар!
Шәхси беренчелектә исә урыннар түбәндәгечә:
16 яшькә кадәргеләр арасында Мансур Шакиров мәртәбәле 2 урынны яулады.
10 яшькәчә балалар арасында Роза Гыймазова, шулай ук, 2 урында.
Котлыйбыз!