Яңа татар бистәсе зиратында Әлфия Авзаловага һәйкәл-таш ачылды

2019 елның 21 сентябре, шимбә

-Әлфия Авзалова актанышлыларның күңелендә яши. Үзе дә Актанышны яратты, һәрвакыт кайтып йөрде, кечесе белән дә, олысы белән дә бик матур аралашты. Бүген дә Әлфия апаның кызлары белән аралашып торабыз. Әлфия апаның исемен мәңгеләштерү буенча Актаныш үзенең лаеклы өлешен кертә, аның исемендәге бәйгене дә Актаныш татар дөньясына танытты. Әлфия  Авзалованың музее гимназия базасында эшләнә. Шулай ук Актанышта да Әлфия апага һәйкәл кую планлаштырыла, - дип, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева чарада катнашып, актанышлыларның җырчыга булган хөрмәтен белдерде.

Әлфия Авзалованың үзе зурлыгындагы һәйкәл җырчының кабере өстенә куелды. Кабер ташын ачу тантанасында җырчының кызлары, якыннары, татар зыялылары катнашты.

Яңа татар бистәсе зиратында күренекле татар җырчысы Әлфия Авзаловага куелган һәйкәл-ташның авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International