Актаныш балалар сәнгать мәктәбе үзенә дәшә

2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Актаныш балалар сәнгать мәктәбе яңа уку елына  өстәмә белем бирү бүлекләренә укучылар кабул итә:

-баян, аккордеон, уку дәвере 5 ел;

-рәсем сәнгате: графика, нәкыш, балчыктан әвәләү, скульптура сыннары ясау, дизайн, уку дәвере 4 ел;

-тынлы уен кораллары, уку дәвере 5 ел;

-вокал, уку дәвере 5 ел;

-фортепиано, уку дәвере 7 ел;

-бию, уку дәвере 5 ел;

-кыллы уен кораллары:  думбра, скрипка, уку дәвере 5,7 ел.

Актаныш гуманитар гимназия базасында баян, фортепиано, рәсем, бию бүлекләрендә шөгыльләнергә мөмкин.

Авыллардагы филиаллары:

-Богады мәктәбе базасында рәсем,

-Яңа Әлем мәктәбе базасында баян, бию, рәсем, фортепиано;

-Такталачык мәктәбе базасында рәсем, баян;

-Киров мәктәбе базасында баян, рәсем, бию;

-Сәфәр мәктәбе базасында рәсем, бию;

-Пучы мәктәбе базасында баян, вокал, рәсем;

-Тат. Һәм Мари Суыксу мәктәпләрендә баян;

-Яңа һәм Иске Кормаш мәктәпләрендә баян;

-Чуракай мәктәбе базасында баян;

-Аккүз мәктәбе базасында баян серләренә төшенергә мөмкин.

Гаризалар бирү өчен сәнгать мәктәбенә, 9 бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән электрон адрес язылган кәгазь, баланың туу турында таныклыгының күчермәсен алып килү зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International