Яңа уку елы һәрвакыт яңарыш-үзгәрешләргә бай була. Шушы көтелмәгәнлеге белән дә ул күңелләргә гаҗәеп тансык.
Мәгълүм булганча, генераль директоры Л.Н.Шәфигуллин инициативасы белән, “Таттелеком” ААҖ һәр елны республика мәктәпләренең спорт мәйданчыкларын төзекләндерүгә ярдәм итә. Үткән елларда Актаныш районының Кәзкәй, Куян, Айман, Богады мәктәпләренә әлеге бәхет елмайган булса, бу уку елын Чуракай төп гомуми белем бирү мәгариф учреждениесе укучыларны өр-яңа спорт мәйданчыгы белән каршы алды.


Район электр элемтәсе үзәге хезмәткәрләре Н.Нуретдинов, И.Латыйпов, Д.Бәдертдинов, К.Фидаиловлар хезмәтләре бу нисбәттән хөрмәткә лаек. Балалар өчен спорт корылмалары – өч яшь үзенчәлегенә карап турниклар, футбол кырына капкалар утырту, волейбол уены мәйданчыгы әзерләү, спорт күнекмәләре ясар һәм ял итәр өчен утыргычлар урнаштыру, һ.б. җиһазларны алар төзеп, корып бирделәр. Өстәп, мәктәпкә район электр элемтәсе үзәге футбол һәм волейбол туплары бүләк итте.