Район башлыгы җитәкчелегендәге атналык киңәшмә

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Бүген Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

Халык сүзенә колак сал

Киңәшмә район башлыгына һәм урынбасарларына мөрәҗәгать иткән райондашларыбызның үтенечләренә җавап бирү ни дәрәҗәдә оештырылган төстә башкарылуы турында сөйләшүдән башланды. Район Советы аппаратының оештыру бүлеге җитәкчесе Д.Касыймова сүзләренә караганда, агымдагы елның 8 аенда шәхси кабул итү сәгатьләрендә район башлыгына  86 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 56сының соравы уңай хәл ителгән,  18енең үтенечләре объектив сәбәпләр аркасында кире кагылган. Бүген 12 кешенең мөрәҗәгате хәл итү стадиясендә. “Кушылган эшләр вакытында һәм намус белән башкарылырга тиеш. Иң күңелгә тигәне – әйткән сүзне колак читеннән үткәреп, эшкә салкын караш белән вакытны бушка сарыф итү”,- дип, кискен тәнкыйть утына тотты район башлыгы әкрен кыймылдаган, халык сорау-үтенеченә игътибарсыз караган урынбасарларын.

 Мәдәни тармак мәсьәләләре

 “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленә кадрлар әзерләү юнәлешендә хәрәкәт бара, 4 сентябрьдән репетицияләр башланачак”,- дип белдерде социаль һәм агарту эшләре бүлеге җитәкчесе И.Бариев. “19 октябрьдән Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәре узачак, Татарстан Республикасы Президенты да катнашачак әлеге бәйрәмдә Актаныштан ”Агыйдел” ансамбле чыгыш ясаячак. Бүгеннән  бәйрәмгә әзерлек башлансын”,- дип билгеләп үтте район башлыгы.

Авыл клубларының җәй айларында алып барылган төзекләндерү эшләреннән соң кышка әзерлеген карау 4 сентябрьгә тәгаенләнде.

Дөньяда ниләр бар?

V Бөтендөнья татар яшьләре җыенында катнашкан яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре А.Хаҗиева, Н.Гобәева үзләренең алган тәэсирләре, фикерләре белән уртаклаштылар. “Җыен яшьләрен үзебезгә чакырып, район базасында чаралар үткәрү, даими элемтәдә торып, аралашып эшләү зарур”,- дигән теләк белдерде Э.Фәттахов.

Төзелеш тармагында яңалыклар

Тыңламас авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб һәм медпунктны бер түбә астына алган җәмәгать үзәген ачу 15 октябрьгә тәгаенләнде. Сугыш ветераннары өчен салынучы 30 фатирлы йортны тапшыру, график нигезендә, декабрь ахырына тәгаенләнсә дә, “көзнең яңгырларына калмаска, тизрәк түбәсен ябып куеп, объектны иртәрәк тапшыру ягын карарга кирәк”,- дип белдерде район башлыгы.

Универсаль спортзал төзелеше  алга бара – хәзер каркас колонналарын монтажлауны тәмамлыйлар – бу хакта капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе С.Мингазов белдерде.

“Безнең татар гимназиясе бар татар дөньясыннан балалар җыя. Димәк, милләтебез тарихын, милли горурлык хисләрен уятып җибәрердәй чаралар, алып барылучы сәясәт һәм белән беррәттән, милләтебез тарихын чагылдырырдай  һәйкәлләр кую, район үзәген күркәмләндерү, бизәү зарур. Бу – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе”,- диде Энгель Нәвап улы.

Һәм башка көнүзәк мәсьәләләр

7 сентябрьдә районыбыз “Гәрәбә” ветераннар ансамбле Яр Чаллы шәһәренә “Балкыш” бәйгесенә чыгыш ясарга барачаклар. Бу хакта халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Р.Закирҗанова хәбәр итте. Ул, шулай ук, ярдәмгә мохтаҗларга дәүләт тарафыннан гарантияләнгән  ярдәм, түләүле ярдәм төрләре турында мәгълүмат бирде.

Атналык киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы Э.Фәттахов: “Беренче чиратта, урып-җыюны төгәллисе - рапс, кукруза культураларын җыеп аласы, көзге чәчүне тәмамлыйсы бар. Һәм иң мөһиме – мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләргә җылылык бирүне тизрәк тотарга, шулай ук, йортларга җылы бирү мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк”,- дип ассызыклады.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International