Уку йортлары кабат ишекләрен ачты

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Белем бәйрәме – 1 сентябрь көнендә район башлыгы Э.Фәттахов Актаныш гуманитар гимназиясе бәйрәм тантанасында катнашып, гимназия укучыларын, мөгаллимнәрне һәм ата-аналарны котлады. Чарада, шулай ук, Татарстан Республикасы мәдәният министры А.Сибгатуллин да катнашты.

“Әле кайчан гына Соңгы кыңгырауда очрашкан идек, өч ай сизелми дә үтеп киткән. Бүген кабат мәктәпләргә – матур, күңелле бәйрәм – Белем бәйрәменә җыйналдык. Безнең өчен Гуманитар гимназия бик мөһим, әһәмиятле уку йорты. Республика җитәкчелеге ышанып, безгә бу белем йортын тапшырган икән, күз карасыннан төшермичә, аны үстерү, камилләштерү, анда укучы балалар өчен бар шартларны тудыру, безнең татар халкының затлы каймагы булып җитешердәй шәхесләр тәрбияләү юнәлешендә ару-талуны белмичә, бар көчебез, мөмкинлегебезне куеп тырышырга тиешбез. Безнең теләгебез: балаларны укыту системасын үзгәртү, заман таләпләренә җавап бирердәй белем бирү юнәлешендә республикада күптән сүз алып барыла. Шул кысада үзебездән торганын без дә эшләргә тиешбез. Бер генә ел тарихы булган гимназия әкренләп көч һәм тәҗрибә туплый. Аңа, мөгаллимнәргә, укучыларга уңышлар телим”- дип изге теләкләрен юллады район башлыгы.

 Узган ел гимназиядә 40 гимназист саналса, быел аларның саны 67 гә җиткән. Барлык укучылар саны исә 177 тәшкил итә. Актанышның сәләтле балаларыннан тыш, Оренбург, Самара, Таҗикстаннан, Татарстанның Азнакай һәм Минзәлә районнарыннан узган ел килгән укучылар  янына быел, Магнитогорск, Уфа, Әлмәт шәһәрләре кыз-малайлары да килеп өстәлгән.

Татарстан Республикасы мәдәният министры А.Сибгатуллинның “Актаныш ягы - бик тырыш як. Актаныш – милли җанлы район”,- дигән сүзләре халыкның күңеленә гаять хуш килде. Бәйрәм белән котлап, министр Татарстан  Республикасы Президентының мөрәҗәгатен җиткерде: “Безнең һәркайсыбызның мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән, парта артына утырган, беренче укытучыбыз белән очрашкан онытылмаслык 1 сентябре бар. Бүген дә меңнәрчә яшь татарстанлы белем дөньясы белән танышуның дулкынландыргыч мизгелләрен кичерә, аның иксез-чиксез офыкларын ача. Аларга, бигрәк тә, бу күркәм юлда зирәк, ярдәмчел педагоглар очравын; игелекле, тугры дуслар табулуларын һәм тормыш биеклекләренә ирешүләрен телим. Бәйрәм уңаеннан, укытучыларыбызга, тәрбиячеләргә, профессор укытучы, корпус вәкилләренә аларның җиңел булмаган, ләкин, бик әһәмиятле, һәм бүген җәмгыять өчен кирәкле хезмәте өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең өчен яңа уку елы тагын да кызыклырак, иҗади казанышлар һәм җиңүләр елы булсын. Сезнең барыгызга да бәхет, тынычлык, саулык, һәм иминлек телим, дуслар! Татарстан Президенты Р.Миңнеханов”, диелгән иде әлеге мөрәҗәгатьтә.

2005 елда ачылган уку йортына быел тышын төзекләндерү, матурлау өчен, эчендә шулай ук, косметик ремонт ясау максатыннан, 16,5 млн. сум акча бүлеп бирелде. Яңа уку елын гимназия, шул рәвешле яңарып каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International