Август ае — урам баскетболы чоры

2012 елның 28 августы, сишәмбе

26 август көнне Актаныш районы Баскетбол Федерациясе Илеш районының Уяндык авылы спорт һәм ял мәйданчыгында урам баскетболы – стритбол буенча ярышлар оештырды. Бәйгеләрдә Яр Чаллы һәм Түбән Камадан икешәр, Актаныштан - сигез, барысы 12 команда көч сынашты. Өстән явып торган яңгыр да, алдан кисәтеп куйгандай, уеннар башланыр алдыннан туктады да, бәйгеләр төгәлләнеп, командалар кайтыр юлга чыккач кына, кабат бар дөньяны юешләтә башлады.

Уен нәтиҗәләренә килгәндә,  

Яр Чаллыдан килгән I төркем I урынны, II төркем исә III урынны яулады. Актанышлылар алтын урталык – II урында. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International