"Яшьләр" булдыра

2012 елның 28 августы, сишәмбе

Районыбызда спортны үстерү, футбол төрен популярлаштыру максатыннан, 17-27 август көннәрендә оешма-предприятиеләрнең ир-егетләр командалары арасында район Чемпионаты узды.

Уен нәтиҗәләре:

I урын – “Яшьләр” студентлар төркеме,

II урын – БЯСМ (“Иман” СК),

III урын – район Башкарма комитеты командасы,  

IV урын – “Яшьләр 2 “

V урын – “Лачын” боз спорт сарае командасы,

 VI урын – район эчке эшләр бүлеге командасы.

Иң яхшы уенчылар:

“Яшьләр” төркеменнән капкачы Фәнис Шәйгәрданов,

БЯСМнән бомбардир Рузил Тимеров,

район Башкарма комитеты командасыннан Равил Таймасов исә иң шәп уенчы буларак  бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International