Яшьләр уйный, көлә, җырлый, иҗат итә

2012 елның 27 августы, дүшәмбе

Районның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылучы “Җирлегем горурлыгы” бәйгесе районның өч зонасында  узып, 25 август көнне Җиңү паркы каршындагы мәйданда оештырылган Яшьләр фестивалендә аңа йомгак ясалды.

Фестиваль яшьләр яңа көч, дәрт белән укуга китәр алдыннан саубуллашу бәйрәме төсендә оештырылса да, 30 августта җөмһүриятебез билгеләп үтә торган республика көне уңаеннан да, шулай ук, алдарак телгә алган “Җирлегем горурлыгы” иҗат бәйгесенә йомгак ясау  максатыннан да оештырылган иде. Күктәге еламсырап торган болытларны, гүя, яшьләрнең шатлык авазлары, көлеш, музыка, сәхнәдән яшь башкаручыларның моңлы да, дәртле дә җырлары куып таратты – бик тиздән йолдызлар кабынды, аязып җибәрде.

Сәхнәдә һәркем үзенең һөнәрен күрсәтергә ашыкты, әмма, барысын да иң шаккатырганы, мөгаен, Актаныштан Гүзәл һәм Марат Низамовларның үзенчәлекле чыгышлары булгандыр. Аквагрим кулланып, санаулы мизгелләр эчендә алар кызларны әкият геройларына, алиһә, я булмаса, күбәләккә әверелдерделәр.

Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Менә алар, номинантлар:

Алмаз Әдиятуллин, Әҗәкүл авылы – “Иң оста башкаручы – чын татар егете”,

Сөенгөл Гыйлемова, Пучы авылы – “Иң яшь башкаручы – чын татар кызы”,

Илсур Шәрипҗанов, Актаныш – “Автор-башкаручы - тамашачы мәхәббәтен яулап алучы”,

Гүзәл Шәрәфетдинова, Киров – “Бәрхет тавыш”,

Лилия Талипова, Киров – “Иң серле башкаручы”,

Лилия Мирзаханова, Киров – “Иң сөйкемле башкаручы”,

Алсу Белякова, Актанышбаш – “Иң кыю башкаручы”,

Флүс Харрасов, Иске Җияш – Иң илһамлы җырчы”,

Эльвира Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Нәфыйкова, Адай – “Иң яшь җырчылар”,

Роксана Ибраһимова, Такталачык – “Иң оста башкаручы”,

Миләүшә Кәшбуллина, Яңа Кормаш – “Иң хисле җырчы”,

Сөмбел Бәдертдинова, Яңа Кормаш – “Иң тыйнак җырчы”,

Юлия Сәфәргалина, Мәсәде – “Сихри моң”,

Илгиз Шакиров,  Актаныш - “Хәзинә”,

Йолдыз Гаянова, Айзат  Галин, Киров – “Иң оста актерлар”,

Руслан Усманов, Актаныш – “Иң позитив фотосурәтче”,

Руслан Усманов, Актаныш – “Үткен каләм”,

Гүзәл һәм Марат Низамовлар, Актаныш – “Иң үзенчәлекле чыгыш”,

Айсылу Хәйбиева, Күҗәкә - “ Сәләтле фоторәссам”

Алсу Арсланова, Актанышбаш – “18дә ул һаман”,

 

“Алтын куллар” номинациясендә җиңүчеләр:

Регина Гарифуллина, Чөгәнә авылы,

Гөлсинә Хәбибрахманова, Пучы,

Айзилә Әхмәтҗанова, Күҗәкә,

Алмаз Сәлахов, Мәсәде,

Лимар Хәйбиев, Күҗәкә,

Миләүшә Нәбиева, Күҗәкә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International