Район башлыгы җитәкчелегендә атналык киңәшмә

2012 елның 30 июле, дүшәмбе
28 июль көнне Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

Юлларны төзекләндерү, Федераль максатчан программа нигезендә кече авылларга килүче олы юлны каты өслек белән түшәү мәсьәләсе бүген дә актуаль. Киңәшмәдә бу хакта да сүз булды.

Җирлегебез матурлыгы — анда яшәүче һәр кеше, оешманың намус эше булып тора. Чүп түгү урыннары чиста булырга, урамнар, ишегаллары, оешма бакчалары чүп үләннәреннән арындырылырга тиеш. “Кирәк икән, урамнарның электрон картасын төзеп, анда чүп түгү урыннарын, шапшак нокталар күренеп торырлык итеп эшләрбез”,- дип белдерде бу нисбәттән район башлыгы.

“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” республика акциясе кысаларында авыр гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы балалардан исемлек булдырылган. Бу атнага районнан 1 сыйныфка барачак 51 бала ярдәмгә мохтаҗ дип табылган. “Исемлеккә кергән һәр баланың өйләрендә булып чыктык”,- дип белдерде район социаль яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Р.Миңнеханова. Шулай ук, авыр гаиләләрдә яшәүче 2-11 сыйныф укучылары арасыннан мохтаҗ балаларны исәпләү дәвам итә.

“Йолдызлык – Созвездие 2013” бәйгеләренең зона өлеше Актанышта үтәчәк. Үзебезнең сәнгатькәр кыз-малайларга, димәк, быел аеруча ныклап әзерләнергә кирәк. Социаль һәм агарту бүлегенең баш белгече А.Гәрәевага  бу хакта ассызыклап әйтелде.

Эшкә сакчыл караш, җитештерү (бережливое производство) системасын үзебездә дә кертеп җибәрү максатыннан,  узган атнада район Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләренең бүлмәләрен җыештыру, эш урынын уңайлы, матур, функциональ итеп үзгәртеп кору юнәлешендә хәрәкәт барды. Кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары   А.Әһлетдинова бүген шимбә киңәшмәсендә бәйге нәтиҗәләре белән таныштырды. Бар яклап та килгән, иң зур тырышлык куелган бүлмә дип, мөлкәт һәм җир эшләре Палатасы аталды. Аларга Мактау грамотасы тапшырылды.

Киңәшмәдә бүгенге көннең иң кайнар мәсьәләсе – урып-җыю хакында да сүз булды. “Урып-җыюны 20 августка кадәр тәмамлау бурычы тора. Алдынгы комбайнчылар, хуҗалыклар арасында рейтинг массакүләм мәгълүмат чараларында даими яктыртылып барылсын. Урып-җыю рухы яшәсен районда”,- дип ассызыклады Энгель Нәвап улы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International