Шимбә көнне сиреналар тавышы бөтен Татарстан буенча яңгыраячак

2012 елның 27 июле, җомга
Шимбә көнне, 28 июльдә, сәгать уннан унбергә кадәр Татарстан халкы республикадагы барлык урам электросиреналарын һәм кычкырып сөйләүче җайланмаларны ишетәчәк. Куркырга һәм борчылырга кирәкми, чөнки бу гражданнар оборонасының үзәкләштерелгән хәбәр итүнең региональ автоматлаштырылган системасының әзерлеген чираттан тыш тикшерү була. Бу хакта 26 июль көнне  Казанда матбугат конференциясендә ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төп идарәсе башлыгы урынбасары полковник Андрей Орлов сөйләде.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 333, шул исәптән, Казанда 150 дән артык электросирена бар. Алар барысы да торак массивларга, җитештерү территорияләренә һәм башка урыннарга урнаштырылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сирена тавышларын ишетүгә җирле телеканалларны («Татарстан» ДТРК, «ТНВ») яки радионы ачарга киңәш итә. Шулай ук ТР халкы вакыйга турында мәгълүмат белән SMS-хәбәрләр алачак.
“Бу очракта без хәбәр итү системаларын тикшерәчәкбез, һәм халыктан бернинди чара күрү таләп ителми”, - дип хәбәр итте Андрей Орлов.
Билгеләп үтик, республикада халык белән элемтәгә керү өчен күпканаллы кайнар линия телефоны эшләячәк: 227-45-63.
А.Орлов сүзләренчә, яңа микрорайоннарда территория буйлап сиреналы һәм кычкырып сөйли торган җайланмалы янгын машиналары экипажы үтәчәк.
“Әзерләнелә торган тикшерү турында күбрәк кеше алдан ук белеп торса, яхшырак, - дип ассызыклады А.Орлов. – Шуңа күрә әгәр дә сез бу хакта белсәгез, мәгълүматны булдыра алганча күбрәк кешегә җиткерергә тырышыгыз”.
Билгеләп үтик, планнан тыш гадәттән тыш хәл турында халыкка хәбәр итүнең региональ автоматлаштырылган системаларының әзерлеген комплекслы тикшерү якын арада РФ барлык субъектларында үтәчәк.
Моның сәбәбе – РФ Президентының 17 июльдә кабул ителгән “Стихияле һәлакәтнең – Краснодар краенда су басуның нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча чаралар турында”гы Указы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International