БДИ кысаларында яңа эксперимент кертәчәкләр

2012 елның 27 июле, җомга
Бердәм дәүләт имтиханын кыенлык буенча ике баскычка – базалы һәм профильле – бүләргә планлаштыралар. Бу хакта “Известия”гә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр. Ике дәрәҗәле имтиханны кертү буенча беренче экспериментны 2014 елда уздыру планлаштырыла. Рособрнадзорда хәзерге вакытта бу мәсьәлә турында сөйләшү баруын расладылар.
БДИ проектын оештыручыларның берсе – Халыклар дуслыгы Россия университеты (РУДН) ректоры Владимир Филиппов яңа идея турында тулырак сөйләде. Аның сүзләре буенча, мәктәпләрне тәмамлаучылар сайланган институтның профиленә бәйле рәвештә имтиханның катлаулылык дәрәҗәсен сайлый алачак. Мәсәлән, әгәр дә укучы Бауман исемендәге МДТУга керә икән, ул математикадан профильле һәм рус теленнән базалы БДИ сайлый. Инде хәзер кайбер техник вузларда катгый номативларсыз рус теленнән БДИ тапшыру турындагы сертификат сорала, чөнки предмет профильле түгел.
Хәзерге вакытта БДИ биреме өч блоктан гыйбарәт – А (әзер җавап вариантлары булган тестлар), В (бер яки берничә сүздән, хәреф яки саннан торган җавап таләп ителә), С (тулы җавап таләп ителә). Белгеч сүзләре буенча, базалы вариантка В, ә профильле вариантка А һәм С биремнәре керәчәк.
Владимир Филиппов шулай ук чит телләрдән мәҗбүри БДИ кертү планлаштырылуын, ләкин бу якындагы ике-өч елда әле гамәлгә кермәячәген хәбәр итәләр.
http://tat.tatar-inform.ru/news/ сайтыннан алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International