Быелгы җәй республиканың шактый гына районнар тарихында “коры“ булып хәтердә калачак. Хәер, безнең табигать тә шифалы яңгырларга туенды, дип әйтеп булмый. Әмма ике тапкыр бер тырмага басмавыбызны сүздә түгел, эш белән расладык. Бар хикмәт – хезмәт тәртибендә, ягъни эшне җайга салуда.
Хезмәт тәртибе дигәч тә, беренче чиратта күз алдына “Әнәк“ агрофирмасы килеп баса. Мәгълүм булганча, әлеге тәгълимат биредә буш сүз булып кына яңгырамый. Агрофирмада һәр хезмәт үз вакытында һәм аеруча сыйфат ягына басым ясап башкарыла. Әлеге юнәлештә барганда киләчәк тә көн кебек ачык.

25 июль көнне агрофирманың Әтәс бүлекчәсендә тулы куәт белән арпаның мул уңышын җыйнап алуга керештеләр. Биредә 670 гектарга якын мәйданда чәчелгән булган ул.

Шөкер, әйткәнемчә, көч-куәт җитәрлек: кырда 13 комбайн хезмәт куя, ашлык кабул итү предприятиесе белән басу арасында 15 йөк машинасы бертуктаусыз чаба. Аларның 5се Пенза өлкәсе, данлыклы Әләзән авылы егетләре икән. Бар хезмәт белән җитәкчелек итүче Фирдәвис Шамилов сүзләренә караганда, уңышы да яхшы булырга охшап тора–1 гектардан 30 центнерга якын уңыш алалар.
–Быел бөртеклеләрнең тулаем җыемын 30 мең тоннага, рапсның уңышын 10 мең тоннага җиткерүне һәм гомумән, игенчелектән 130 млн.га кадәр керем алуны планлаштырабыз. Бүгенге көндә әлеге максатларга ирешергә мөмкинлекләребез бар. Яңгырлар аз булса да, уртача уңыш 1 гектардан 30–35 центнер тәшкил итә. Иген кырларында 23 комбайн хезмәт куя, механизаторлар саны да җитәрлек. Аларга түләү дә тиешле дәрәҗәдә оештырылган, район күләмендә тәкъдим ителгәннәрдән югарырак ул. Һәр комбайнчыга 14–15 мең центнер уңыш җыеп алу бурычы йөкләнде, әмма һәркемнең дә Кәрам Гарипов премиясенә ирешергә тулы мөмкинлеге бар,–ди агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев.
Шөкер, хезмәтне тиешенчә хөрмәтләгәч, өстәмә кызыксындырулар, уңай эш шартлары булдыргач, хезмәт кешесе дә үз эшен чын күңел биреп башкара. Ә иң мөһиме: нәтиҗәсен алдан белеп тору. Алмаксатларга илткән маяк ул. Районда нигез салынган “Сыйфат контроле“, “Уңыш көндәлеге“ республика күләмендә дә киң колач җәеп килә. Эш кешесен күрә белергә, тиешенчә хөрмәтләргә кирәк икәненә башка районнар да инанды инде.
Рәсемдә: “Әнәк“ агрофирмасы комбайчысы Хамис Фәррахов һәм анның ярдәмчесе Айнур Зыязетдинов. Хамис агрофирмага караган Иске Кормаш бүлекчәсендә 1994 елдан алып хезмәт куя, күп тапкырлар Кәрам Гарипов премиясенә лаек механизаторларның берсе. Бүгенге көндә 3 мең центнерга якын уңыш җыеп алган.
Р.Усманов, "Актаныш таңнары" газетасы. Автор фотолары.