Урып-җыю көндәлегеннән

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

 

Ара-тирә явып узган яңгырлар урып-җыю кызуын берникадәр сүрелдерсә дә, кырларда хезмәт дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 июль көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 6,6 мең гектар мәйданда эш тәмам (уңышны җыеп аласы мәйданнарга караганда 13 процент), тулаем җыем 20,5 мең тонна тәшкил итә.

2 ел элек, ягъни коры килгән 2010 елның нәкъ шушы мизгелләрендә урып җыюның экваторына якынлашкан булганбыз. Әмма мәгълүм ки, ул елны урып-җыю түгел, булганны кырып-себереп алу гына булды ул, һәм 17 август көненә урып-җыю эшләре хуҗалыклар буенча тулаем тәмам булган.

Урып-җыю белән беррәттән, терлек азыгы әзерләү хезмәте дә дәвам итә. Әлегә 14 мең тоннадан артык печән, 91 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Әлеге өлкәдә башкарылганнар белән якыннан танышу ниятеннән хуҗалыклар кырларын да әйләндек. “Актаныш“ агрофирмасының Олыимән һәм Киров бүлекчәләрендә күпләрне аптырашта калдырган 2,5-3 метр биеклеккә үскән көнбагыш басуларын да күрдек. 

                                     

Алтай краеннан тәҗрибә рәвешендә алып кайтылган “Белоснежный“ сортлы әлеге культура агрофирмада 160 гектар мәйданда чәчелгән булган. Бу көннәрдә Олыимән бүлекчәсендәге 60 гектарын силоска салганнар иде инде, ә Киров җирлегенең олы юл буенда урнашкан басуы үсүен дәвам итә.

Р.Усманов, "Актаныш таңнары" газетасы.  Автор фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International