Депутатлар киңәштеләр

2012 елның 25 июле, чәршәмбе

 

   Бүген Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш унтугызынчы утырышы узды. Чарада район Советының  50 депутатыннан  47 депутат, шулай ук, Татарстан Республикасы Президентының  территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең төп киңәшчесе Р.Гаффаров, район прокуроры Р.Аскаров, район суды рәисе урынбасары  Х.Янгиров, муниципаль район Башкарма комитет  җитәкчесе Ф.Камаев,  аның урынбасарлары, оешма җитәкчеләре, хуҗалык рәисләре, район Советының һәм Башкарма комитетның бүлек мөдирләре катнашты.

    Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 1.Актаныш муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшенең  һәм ирегеннән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтучыларны тормышка яраклаштыруда ярдәм оештыру эшенең торышы турында.      Бу көн тәртибе буенча муниципаль район Советы рәисе, район Башлыгы  урынбасары И.Вахитов,

Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Р.Мухаметзянов, җәзаларны башкару федераль хезмәтенең Актаныш районы буенча җәза үтәтү инспекциясе  җитәкчесе И.Шамсунов, Киров авыл җирлеге Башлыгы А.Гафуровлар чыгышлары тыңланды.

 2. 2012 елның 1 яртыеллыгында  Актаныш муниципаль районының социаль- икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында.

Бу көн тәртибе буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.Гыйлаева чыгыш ясады.

 3. Актаныш муниципаль район бюджетының 2012 елның 1 яртыеллыгы үтәлеше турында. Бу көн тәртибе буенча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе К.Каюмова чыгыш ясады.

 4. Муниципаль район Советының 2011елның 22 декабреннән   13-01 санлы   “Актаныш муниципаль районының 2012 елга  һәм 2013,2014 нче елларга планлаштырган чорга  бюджеты” турындагы   карарына үзгәрешләр кертү турында. Бу көн тәртибе буенча финанс- бюджет Палатасы рәисе К.Каюмова чыгыш ясады.

 5.“Шәхси хуҗалык алып бару, йорт төзелеше, бакчачылык өчен күп балалы гаиләләргә бушлай бирелә торган җир участокларының күләмен билгеләү турындагы” 14 санлы район Советы утырышы карарына үзгәрешләр кертү турында. Әлеге көн тәртибе буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Камаев чыгыш ясады.

 6. Район Советы утырышының 14-01 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 матдәсе нигезендә бушлай   җир участоклары алуга хокукы булган гражданнар исемлеген  әзерләү тәртибенә   үзгәрешләр кертү турында. Әлеге көн тәртибе буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Камаев чыгыш ясады.

 7. Күп балалы гаиләләрнең Актаныш муниципаль районы составындагы башка авыл җирлекләре чикләренә кергән җирләрдән җир участогы алу хокукын билгеләү  турында. Әлеге көн тәртибе буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Камаев чыгыш ясады.  Нәтиҗәдә, Актанышбаш авыл  җирлеге территориясендә даими яшәүче һәм, Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 матдәсе нигезендә, бушлай җир алу хокукы булган күп балалы гаиләләргә, язмача ризалыклары  нигезендә, Актанышбаш авыл җирлеге яки Актаныш авыл җирлеге чикләреннән җир кишәрлеге бирергә;

-Актаныш авыл  җирлеге территориясендә даими яшәүче һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 матдәсе нигезендә бушлай җир алу хокукы булган күп балалы гаиләләргә, язмача ризалыклары  нигезендә, Актанышбаш авыл җирлеге яки Актаныш авыл җирлеге чикләреннән җир кишәрлеге бирергә  дигән карар проекты бертавыштан кабул ителде.

 8.Муниципаль вазыйфалар башкаручылар һәм муниципаль вазыйфалар башкаруга дәгъва итүчеләрнең  мөлкәте һәм мөлкәткә кагылышлы  җавапчылыклары  турында  мәглумат бирү хакында Нигезләмәне раслау турында. Бу көн тәртибе буенча  муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе А.Карамов чыгышы тыңланды.

 9.Муниципаль район Советының муниципаль хезмәткәрләр реестрына үзгәрешләр кертү турында. Бу көн тәртибе буенча  муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе А.Карамов чыгышы тыңланды.

 10. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына тавыш бирү хокукына ия булган әгъзасына  кандидатура тәкъдим итү турында. Әлеге көн тәртибе уңаеннан  муниципаль район Советы рәисе урынбасары И.Вахитов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына тавыш бирү хокукына ия булган әгъзасы итеп  билгеләү өчен  Валиев Рөстәм  Гафурҗан улы  кандидатурасын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International