-Яз иртә килде быел. 1985 елда да 11 апрельдә язгы чәчүгә старт биргән идек. Бу яз да кыр эшләренә иртә керештек. Күпьеллыкны тырмалау, уҗымнарны тукландыру, туңга сөрелгән җирне тырмалау эшләренә, хәерле сәгатьтә, дип, иртәгә 12 апрельдә – җомга көнне старт бирәчәкбез. Чәчүгә техникалар әзер. 10 апрель көнне районга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгыннан килгән комиссия хуҗалыкларда машина-техника паркының, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлегенә уңай бәя бирде. Аңа кадәр 4 апрельдә үзебез дә ике комиссия белән техникаларның әзерлеген карап бәя биргән идек. Җиңүчеләр билгеле, язгы чәчүгә старт бирер алдыннан аларны да бүләклибез. Бүген агроконференция дә яңа форматта уза Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә төп фәнни эшчәнлекне алып баручы галимнәр, Башкортостаннан галимнәр, ике республиканың да нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре катнаша. Алдынгы эш тәҗрибәсе, фән яңалыклары җитәкче-белгечләребезгә игенчелек һәм терлекчелек өлкәләрендәге күрсәткечләребезне яхшыртуда, яңача фикерләүдә зур этәргеч булыр дип ышанам, - дип, агроконференцияне ачты Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, институт белгечләре районлашкан сортларны игү, көзге бодай, язгы бодай, кузаклы культураларны үстерү, Башкортостанның Чакмагыш районы База хуҗалыгы директоры Вадим Соколов бөртеклеләрнең уңышын арттырудагы эшчәнлекләре, “Азык-төлек программасы” авыл хуҗалыгы җитештерү комплексыннан Надир Гиниятов, Валера Зелиникин кукурузны бөртеккә үстерү, аның терлек рационында тоткан урыны, “Әнәк” агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев “Шикәр чөгендере игүнең нәтиҗәлелеге”, Әлмәт районыннан “Ягодная долина” директоры Илдар Ситдыйков җиләк үстерү һәм бизнес алып бару тәртипләре, “Евротехника Татарстан” идарәче компаниясе идарәчесе Лемарк Хәлиуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә нәтиҗәлелекне арттыру, “Сингента” җәмгыяте директоры Ришат Хәсәнов авыл хуҗалыгы культуралары үсемлекләрен саклауда химик препаратларны куллану буенча агроконференциядә чыгыш ясадылар. Галимнәр дә, җитәкчеләр дә яңалыкларны гамәлгә кертүдә Актаныш районы хуҗалыкларында алып барылган үзара хезмәттәшлек нәтиҗәләре белән таныштырдылар сөйләшүдә, тәкъдимнәрен белдерделәр.
Язгы чәчүгә техниканы иң яхшы әзерләгән хуҗалыклар да агроконференциядә бүләкләнде. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның беренче урын алучы “Чишмә” җәмгыятенә - 100 000, икенче урын алучы “Алга” җәмгыятенә - 75 000, өченче урын алучы “Наратлы” җәмгыятенә 50 000 сум күләмендә премия тапшырды. “Башак”, “Таң” җәмгыятьләре, “Чишмә” агрофирмасы да кызыксындыру премияләренә ия булды.
Язгы чәчүгә нәкъ менә агроконференциядә старт бирелү, җитәкче-белгечләрнең, игенчеләрнең белемнәрен арттыру, юнәлеш бирү, Татарстан, Башкортостан галимнәрен очраштырып, үзара хезмәттәшлек өчен Актаныш районында мөмкинлекләр тудырган, җирлек булдырган өчен ике республика галимнәре дә район башлыгы Энгель Фәттаховка рәхмәтләрен белдерделәр.