Актанышта район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, баш белгечләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында агроконференция башланды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Актанышта район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, баш белгечләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында агроконференция башланды.

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов узган ел көзге уңышны җыеп алу барышында хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә бөртекле культураларның кырларда уңыш бирүчәнлеген карап, анализлап, игенчелектә фәнни нигезләнгән яңа алымнар кулланып, галимнәр белән эшләп, бөртеклеләрнең бер гектардан уртача уңыш бирүчәнлеген 50 гектарга җиткерү бурычын куйган иде.

Көзге чәчелгән культураларны тәрбияләү, тукландыру, корткычларга, авыруларга каршы эшкәртү буенча да галимнәр катнашында басуларда уҗымнарның торышы каралды.

Бүген - 11 апрельдә язгы чәчүгә керешер алдыннан да, игенчеләребезне иген игү, районлашкан уңдырышлы сортлар белән эшләү буенча галимнәр укыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International