Татарстан Росреестрында “Урман амнистиясе” турындагы законны гамәлгә ашыру буенча чираттагы утырыш узды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә дәүләт урман реестрында һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында каршылыкларны бетерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. 

Утырышта физик һәм юридик затларның күп санлы мөрәҗәгатьләре каралды, шул исәптән  сугыш һәм хезмәт ветераннарының  «Просвещенец» ДНТ сыннан кергән мөрәҗәгатьләр дә каралды.

«Урман амнистиясе» турындагы законны гамәлгә ашыру кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы дәүләт реестрларында туры килмәүне бетерү өчен махсус ведомствоара эшче төркем эшли, анда сорауларны судка кадәр хәл итү өчен гражданнар мөрәҗәгать итә ала (Казан, Авангард ур., 74).

Хәзерге вакытта Татарстанда чикләре урман белән кисешкән 5 меңнән артык җир кишәрлеге исәпләнә. Республиканың урман фондында участокларның суммар мәйданы буенча урнашуы 313 мең гектардан артык.

«Урман амнистиясе» эшләгән чорда Татарстанда урман кишәрлекләре чикләре кисешкән 138 очрак бетерелгән, шуларның 39 һәм 99ы – теркәү органы инициативасы буенча төзәтелгән. Закон нигезендә, урман реестры 2023 елның 1 гыйнварына кадәр күчемсез милек реестры белешмәләренә туры китерелергә тиеш.

Татарстан Росреестры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International